Василий Краснов-Асли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Краснов-Асли latin yazuında])
Василий Краснов-Асли

Туу датасы: 6 (18) гыйнвар 1900[1]
Туу урыны: Чурак, Буа өязе, Россия империясе
Үлем датасы: 19 октябрь 1978(1978-10-19)[2] (78 яшь)
Үлем урыны: Чабаксар, СССР
Эшчәнлек төре: язучы

Василий Краснов-Асли, Василий Иван улы Краснов-Асли (1900 елның 6 (18) гыйнвары, РИ, Сембер губернасы, Буа өязе, Чурак1978 елның 19 октябре, ССРБ, РСФСР, ЧАССР, Чабаксар) — чуаш совет язучысы, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1934).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крестьян гаиләсендә туган, унөч яшеннән Донбасс шахталарында эшләгән, 1917 елда РСДЭФга кергән. Ватандашлар сугышында катнашучы. 1929 елда Краснов-Асли Я. М. Свердлов исемендәге коммунистик университетын[ru], ә 1936 елда Кызыл профессура институтын[ru] тәмамлаган. 1922—1929 елларда БГТК[ru]та, БДСИ[ru]да, БКФ(б) өяз комитетларында эшләгән. Соңрак Чуаш китап нәшриятының баш мөхәррире булган, югары уку йортларында укыткан. 1937 һәм 1949 елларда Краснов-Асли репрессияләнгән һәм 1956 елда акланган.

Әдәби эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Краснов-Асли үзенең әдәби эшчәнлеген 1920-елларның икенче яртысында чуаш авылы кешеләре турында очерклар һәм хикәяләр белән башлаган. Автобиографик материалга нигезләнгән «Аклар белән көрәш», «Алыплар» һәм «Тамырлар» повестьлары соңрак «Ут эчендә» романына үзгәртелгән. «Тауга» романы Чуашстанның коллективлаштыру һәм индустриализация темаларына багышланган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чуаш АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1975).
  • Ленин ордены (1975).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Краснов, Василий Иванович // Литературная энциклопедия : в 11 т. : т. 5 / Отв. ред. Луначарский А. В. ; Отв. секретарь Бескин О. М. — [Б. м.] : Изд-во Ком. Акад., 1931. — Стб. 546. — 784 стб. : ил.
  • Сироткин, М. Я. Краснов-Асли, Василий Иванович // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М. : Советская энциклопедия, 1966. — Т. 3. Иаков — Лакснесс. — С. 806—807.
  • Краснов-Асли, Василий Иванович / Г. И. Фёдоров // Чувашская энциклопедия