Василий Матвеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Матвеев latin yazuında])
Василий Матвеев
Туган 22 декабрь 1911(1911-12-22)
Үлгән 1 апрель 1997(1997-04-01) (85 яшь)
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Василий Матвеев (22 декабрь 1911(19111222), Зур Пызаково, Өрҗем өязе, Вәтке губернасы, Россия империясе[1]1 апрель 1997, Мәскәү, Россия) — мари совет дәүләт эшлеклесе.

Мәскәү механика-машинатөзүчелек институтын (1934), читтән торып СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбен (1957) бетергән. Мәскәүдәге Маленков ис. завутында инженер-технолог (1934-1941), РСФСР җиңел сәнәгать халык комиссарлыгында бүлек мөдире (1941-1944), Эстон ССР сәверташ һәм химик сәнәгате министры (1944-1945), Мари АССР министрлар шурасы рәисе (1949-1951), РСФСР агач хәзерләү һәм эшкәртү баш идарәсе башлыгы (1951-1953), РСФСР металлны тәгәрәтеп эшкәртү һәм чуен кою завутлары баш идарәсе башлыгы (1953-1957), Мари АССР халык хуҗалыгы шурасы рәисе (1957-1963), РСФСР матди-тихник тәэминат баш идарәсе башлыгы урынбасары (1963-1986).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]