Вахан теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вахан теле latin yazuında])

Ваха́н телеПамир халыкларының берсе ваханнарның теле. Көнкүреш аралашу теле буларак Таҗикстан һәм Әфганстан арасында чиктә Пәнҗ елгасының югары агымында (тарихи Вахан провинциясендә), Пакистанның төньяк районнарында һәм Көнчыгыш Памирның Кытай өлешендә (Шеңҗан-уйгыр автономияле районы) таралган. Вахан телләрендә сөйләшүчеләрнең гомуми саны — 50—75 мең кеше (2005, фараз), боларга Таҗикстанда — 10—20 мең кеше, Әфганстанда — 9—15 мең кеше, Пакистанда — 20—30 мең кеше, Кытайда — 2—10 мең кеше керә. Вахан теле ский язык образует отдельную группу в составе Көнчыгыш Иран телләре составында аерым төркем тәшкил итә һәм и входит в ареальное объединение Памир телләренең даирә берләшмәсенә керә. Вахан телендә 2 төп сөйләш аерыла — югары һәм түбән. Кытайның вахан теле югары сөйләш хасиятләренә ия. Төньяк Пакистанда ваханлылар теле аерым сөйләш булып тора.