Википедия:Бәйгеләр/МинБезТатар/2022-2023

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/МинБезТатар/2022-2023 latin yazuında])
Проект һәм белешмәлекләр   Төп бит 2022-2023   Бәяләү 2022-2023   Нәтиҗәләр 2022-2023   Оештыру 2022-2023  

Мәсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер.

Исмәгыйль Гаспринский

«МинБезТатар @ 2022» — татарларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен әһәмиятле темаларны тасвирлаучы ирекле энциклопедик белемне үстерүгә багышланган көзге-язгы язу бәйгесе.

Иҗади проектның авторы — «Татмедиа» медиахолдингының «Миллиард татар» проекты һәм Викимедиа проектларының татар теллеләрен үстерүдә катнашкан Татар телле вики-волонтёрлар төркеме — башка партнёрлар белән хезмәттәшлектә үткәрәләр.

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/5tuG

Үткәрелү вакыты[вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләү һәм танылу чаралары[вики-текстны үзгәртү]

Төп спонсор
Техник башкаручысы
РФ илкүләм оешмасы
Россия вики-волонтёрлары
Төрки вики-волонтёрлары
Үзәк һәм Көнчыгыш Европа вики-волонтёрлары
Викимедиа проектлары
  • Матди бүләкләр спонсоры «Татмедиа» медиахолдингының «Миллиард татар» проекты порталындагы язмаларында бәйге барышын һәм нәтиҗәләрен танытуны, алдынгыларны бүләкләү өчен тотылачак 10 000 сумлык призлар фондын үз җилкәсенә ала, Татарча Википедияне иң күп баетканнары арасында бүлә.
  • Техник-статистик бәяләү һәм катнашучылар өлешен вики-дөньясына таныту эшен үз җилкәсенә Татарча Википедия волонтёрлары төркеме ала (башка вики-берләшмәләре күзәтүендә):
    • күрсәткечләрне исәпләү һәм нәтиҗәләрне бастыру битләрне тутыра
    • бәйге дәвамында Татарча Википедиягә кимендә 30 КБ текст өстәгән һәр катнашучысы финалист дип күрсәтелә, алдынгы өчесе вики-медалләр белән таныла (, һәм ), абсолют җиңүчесе «МинБезТатар илчесе 2022» дәрәҗәсенә лаек була таныла — катнашучы калыбында, Дан аллеясендә һәм исәпләү, нәтиҗәләр битләрендә
    • бастырырлык катнашу сертификатлар һәм финалист дипломнарны әзерли
    • гомумән һәм алдынгыларның статистик нәтиҗәләрне россиякүләм, халыкара төрки теллеләр, Викимедиа күптеллелек һәм Вики-мәгариф берләшмәләре чараларында һәм каналларында таныта, язма хисапны бәйге калыпларында эмблемалары күрсәтелгән Татар телле дөньясының абруйлы тарафларына ирештерә.
    • Зачётка параллель уза торган Башкортстан татарлары 2023 чикләрендә тупланган баллар да керә. Бер балл 1 кб'ка тиң саналачак.
  • Катнашучылар үз Викимедиа хисап язмасы битенә {{МинБезТатар катнашучысы | ел=2022-2023 }} калыбын урнаштыра ала, үз өлешен исә алдагы бүлегендә күрсәтелгәненчә мәңгеләштерә, танытылу һәм бүләкләнү өчен юл ача.

Катнашуыгызны исәпләү һәм мәңгеләштерү өчен нигез[вики-текстны үзгәртү]

  • Катнашу күрсәткечләрен жюри статистик корал нигезендә айлап исәпли
  • Катнашуыгызны мәңгеләштерү һәм өлешегезне таныту өчен өстәмә гамәлләрне кыла аласыз (мәҗбүри түгел, рәхмәтле булырбыз):
    1. Бәйге дәвамында катнашучылары керткән өлешне исәпләүче коралга кушыласыз
    2. Һәрбер ясалган үзгәртүне саклаганда, үзгәртүләр тасвирламасы тәрәзенә (Кыскача аңлатма) #МинБезТатар кертәсез
    3. Марафон чикләрендә бу мәкаләне баеттым дип күрсәтергә телисез икән, аның бәхәс битенә {{МинБезТатар мәкаләсе | ел= 2022-2023 |кулланучы= хисап язмагыз исеме}} калыбын урнаштырасыз. «Мәкаләләр номинациясенә» бу вакытта узучы бар башка бәйгеләргә кертелгәннәре кабул ителә.

Бүләкләү өчен нигез[вики-текстны үзгәртү]

  • Бүләкләр спонсоры тарафыннан «Позитив өлеш» бүләкләнә. Бу күрсәткечләр Катнашучыларының айлап кертелгән КБ өлешен санагычы (Diff art баганасында) ярдәмендә исәпләнә.
  • «Үзгәртүләр саны» һәм «Мәкаләләр саны» номинацияләре лидерлары исәпләнелә һәм күрсәтелә. Бүләкләр спонсор үз карары белән призлар фондыннан боларга да берәр өлешне бүләргә хокуклы.
  • Татарча Википедия тәртипләренә туры килмәгән өлеш яки материалларның кире кагылу яки бетерелүе өчен спонсор һәм техник жюри әгъзалары җаваплы түгел, карарлары шикаять ителә алмый.

Татар белемне һәм саклаучыларны барлау һәм таныту[вики-текстны үзгәртү]

Проект Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары,Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары, Бөтендөнья татар конгрессы, Татнетны үстерү фонды, Санкт-Петербург татар медиафорумы һәм төрле татар телле сайтлары эшчәнлеге юнәлешендә үткәрелә, боларның бәйле материалларны өйрәнеп, аларны телгә алу һәм сылтамалар урнаштыру өчен катнашучыларга рәхмәт яусын!

Моны да карагыз[вики-текстны үзгәртү]