Виктор Баранов
Павел Белов | |
---|---|
Туу датасы | 11 июнь 1901 |
Туу урыны | Шереметьевка авылы, Сызран өязе, Сембер губернасы |
Үлем датасы | 26 июль 1970 (69 яшь) |
Үлем урыны | Днепр (шәһәр), УССР, ССРБ |
Дәрәҗә | генерал-лейтенант |
[[commons:Category: Viktor Kirillovich Baranov Викиҗыентыкта|Павел Белов]] Викиҗыентыкта
|
Виктор Баранов (рус. Баранов, Виктор Кириллович) (11 июнь 1901, Шереметьевка авылы, Сызран өязе, Сембер губернасы, хәзер Сызрань районы, Самара өлкәсе — 1970 елның 26 июле , Днепропетровск) — совет хәрби эшлеклесе, генерал-лейтенант (1943 елның 15 сентябре). Советлар Берлеге каһарманы (1945 елның 29 мае).
Башлангыч биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Виктор Баранов 1901 елның 11 июнендә бугенге көндә Самара өлкәсенең Сызрань районы Шереметьевка авылында крестьян гаиләсендә туа. Өч сыйныфны тәмамлаганнан соң Үзбәкстанда мамык чистарту заводында эшли.
Хәрби хезмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гражданнар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1918 елның мартында ЭККА сафларына алына, шуннан соң Жлобинский полкының Кызыл армиячесе һәм Оренбург җыелма полкының 1 нче взвод командиры Көньяк Уралда генерал А.И. Дутов җитәкчелегендәге гаскәрләргә каршы, ә аннары Урта Азиядә басмачларга һәм инглиз интервентларына каршы сугышларда катнаша. 1918 елда контузия ала.