Вильһельм Кейтель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Вильһельм Кейтель

Вильһельм Кейтель
Тулы исеме Вильһельм Бодевин Йоһанн Густав Кейтель
Һөнәре хәрби эшлекле
Туу датасы 22 сентябрь 1882(1882-09-22)
Туу җире Хельмшельроде, Түбән Саксония
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Алмания империясе Калып:Байрак/Вейман Җөмһүрияте, Алмания байрагы (1933-1945)
Милләте алман
Үлем датасы 16 октябрь 1946(1946-10-16) (64 яшь)
Үлем җире Нюрнберг, Алмания

Вильһельм Бодевин Йоһанн Густав Кейтель (алман. Wilhelm Bodewin Johann Gustav Keitel, 22 сентябрь 1882, Түбән Саксония, Хельмшелроде шәһәре – 16 октябрь 1946, Нюрнберг, Алмания) — алман хәрби эшлеклесе, Алмания хәрби көчләренең Югары баш идарәсе штабы җитәкчесе (1938-1945), фельдмаршал (1940). Бөек Ватан сугышын һәм Аурупада Икенче бөтендөнья сугышын тәмамлаган Алмания капитуляциясенә кул куя. Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибунал аны иң төп хәрби җинаятьчеләрнең берсе буларак таный һәм үлем җәзасына тарта.

Биография[үзгәртү]

Сугыштан соң[үзгәртү]

1945 елның 9 маенда Кейтель кабаттагы Алмания капитуляциясе актына кул куя. 4 көннән соң ул кулга алына һәм тиздән Халыкара хәрби трибунал алдында җавап бирә. Аны дөньяга каршы сүз куешуда, сугышка әзерлек һәм сугыш алып баруда, хәрби җинаятьләрдә һәм кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаеплиләр. Кейтельны асып үтерүгә хөкем итәләр.

Үлем турында кара 1946 елның 16 октябрендә үтәлә. Йоаһим фон Риббентроптан соң, эшафотка Кейтель менә. Ул сакчылар ярдәменнән башка, үзе исемен әйтеп менә һәм иң ахырда мондый сүзләрне әйтә: «Мин кодрәтле Раббымнан Алмания халкына мәрхәмәтле булуын үтенәм. Ике миллионнан артык алман солдаты Ватаннары өчен миннән алдарак һәлак булдылар. Мин улларым артыннан барам – Алмания өчен».

Сылтамалар[үзгәртү]