Габделкоддус Ашарин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделкоддус Ашарин latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы 3 август 1962(1962-08-03) (61 яшь)
Туу урыны Называевск, Омск өлкәсе, РСФСР, СССР
Туган тел рус теле
Һөнәр төре имам

Габделкоддус (Абдуль Куддусс) Ашарин (рус. Николай Иванович Ашарин, 1962 елның 3 августы, СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Называевск) ― ислам дине әһеле, 2013 елдан Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) (рус. ЦРО ДУМ СО Центральный муфтият) рәисе, мөфти.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елның 3 августында Омск өлкәсе Называевск шәһәрендә күп балалы гаиләдә тугызынчы бала булып туган. [1] 1969-1972 елларда Называевск шәһәренең 78нче, 1972-1977 елларда 198нче санлы мәктәпләрендә белем алган. Совет Армиясендә хәрби хезмәтне Семипалатинск шәһәрендә (Казакъстан ССР) узган. Унике ел Свердловск өлкәсе мәдәният учреждениесен җитәкләгән. 1989 елдан генерал-полковник Альберт Михайлович Макашовның, депутат Тамара Петровна Токареваның, Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Людмила Валентиновна Бабушкинаның ярдәмчесе булып эшли. [2]

Дин әһеле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

23 яшенә кадәр атеист булган, православие, яһүд дине белән кызыксынган, әмма 2002 елда исламга килгән, исемен Габделкоддуска (гарәп. Изгенең колы‎) алыштырган. [2] Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтендә мөфти Сибәгатулла Сәйдуллин белән эшләгән, аңа мөстәкыйль мөфтиятУрал мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) төзергә ярдәм иткән. 2010 елның 5 апрелендә Екатеринбургның «Изге кәлимәт» җирле мөселман дини оешмасына имам-хатыйб итеп сайлана. [2] Шул ук елда Урал мөфтияте Россия Ислам ризалыгы ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) составына кергәч, аның ревизия комиссиясендә рәис урынбасары булып эшли.

2012 елда мөфти Сибәгатулла Сәйдуллин белән килеп чыккан низагтан соң, өч дини оешманы берләштергән мөстәкыйль мөфтият – Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) төзергә ният итә. [3]

2013 елның 14 апрелендә Үзәк мөфтият Россия юстиция министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсендә рәсми теркәлү узган. 2013 елдан Үзәк мөфтиятнең рәисе булараак, Свердловск өлкәсенең 5 торак пунктында (Пышма, Югары Саллы, Тәүде, Екатеринбург, Большие Брусяны) гыйбадәт йортлары ачуда ярдәм иткән. [4]

2013 елда Ашарин, ул җитәкләгән мөфтият югары мөфти Тәлгать Таҗетдиннең сәясәтенә рухи ориентлашачагын билгеләп үтсә, 2015 елда Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенә (рәисе — мөфти Равил Гайнетдин) кушылырга ниятләвен әйтә. [2] Нәтиҗәдә, 2016 елда Ашарин җитәкләгән Үзәк мөфтият Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе – мөфти Альбир Крганов) составына кергән. [5]

Мәчетләрне милли билге буенча төзүгә каршы чыга. [6] ИГИЛ эшчәнлегенә каршы тору буенча эш алып бара. [7] [8]

2015 елда җаваплы мөхәррире Ашарин булган «ИГИЛ – Исламныкы түгел !» (имамнарга һәм дәүләт хезмәткәрләренә ярдәмгә материаллар җыентыгы) басылып чыккан. [9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мухаметшина Г. {{{башлык}}} // ИА «Инфо-Ислам». Архивировано из первоисточника 12 август 2016.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Новый ДУМ для противовеса салафитам 2016 елның 5 март көнендә архивланган. // IslamNews, 28.05.2013
  3. http://www.islamnews.ru/news-139307.html Николай Иванович стал муфтием. IslamNews, 23.04.2013
  4. Уральский муфтий решает проблемы «шаг за шагом». IslamNews, 22.05.2014
  5. Ашарин Абдуль-Куддусс 2018 елның 10 май көнендә архивланган. // Духовное собрание мусульман России, 26.05.2017
  6. Муфтий из Екатеринбурга выступил против мечетей по национальному признаку. NEWSru.com, 17.10.2014
  7. Тронина А. Уральские мусульмане ушли на "духовный фронт. Коммерсантъ, 08.10.2015
  8. Узбекские имамы читают на Урале проповеди против «ИГ». Радио Озоди, 28.02.2016
  9. „ИГИЛ“ — это не ислам! (сборник материалов в помощь имамам и государственным служащим). 2016 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган. Екатеринбург: ЦРО "Духовное управление мусульман Свердловской области (Центральный муфтият)", 2015

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]