Гадли Мансур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гадли Мансур
Гадли Мансур
Мисыр президенты вазыйфасын башкаручы
 
Дин: Сөнничелек
Туу:
Каһирә


Гадли Мансур (гарәп. عدلي منصور‎‎; 1945 елның 23 декабрендә туган ) — 2013 елның 3 июленнән бирле Мисыр президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы.

Каһирә университетының юридик факультетын (1967), Париждагы Милли хакимият мәктәбен (ЭНА; Франция, 1977) тәмамлаган. 1992 елдан бирле - Конституция мәхкәмәсе хөкемдары, аның рәисе урынбасары, 2013 елның 1 июленнән бирле аның рәисе.

Президент Мөхәммәт Мөрси хәрби көчләр тарафыннан урыныннан читләштергәч, 2013 елның 4 июлендә ант биреп Мисырның вакытлыча президент булып билгеләнгән.