Гадән култыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Култык харитасы

Гадән култыгы (гарәп. خليج عدن‎) — Һинд океанының Гарәбстан ярымутравы көньяк яры белән Африканың Сомали ярымутравы төньяк яры арасында урнашкан өлеше. Мәйданы 259 мең км²; озынлыгы 890 км; уртача тирәнлеге 1359 м; иң зур тирәнлеге 4525 м. Баб-әл-Мәндәп бугазы аша Кызыл диңгез белән кушыла. Эре портлары — Гадән, Җибути.