Гамирҗан Исламхуҗин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гамирҗан Исламхуҗин latin yazuında])
Гамирҗан Исламхуҗин
Туган телдә исем Гамирҗан Дәүләтхуҗа улы Исламхуҗин
Туган 14 декабрь 1929(1929-12-14)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарайлы
Үлгән 29 октябрь 1999(1999-10-29) (69 яшь)
РФ, Кемерово өлкәсе, Прокопьевск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре шахтер
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Халыклар дуслыгы орденыI дәрәҗә «Шахтер даны» билгесеII дәрәҗә «Шахтер даны» билгесеIII дәрәҗә «Шахтер даны» билгесе

Гамирҗан Исламхуҗин, Гамирҗан Дәүләтхуҗа улы Исламхуҗин (1929 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарайлы1999 елның 29 октябре, РФ, Кемерово өлкәсе, Прокопьевск) ― шахтер, Кузбассның К. Е. Ворошилов исемендәге шахтасында бригадир (1950 елдан), РСФСР атказанган шахтеры, I, II, III дәрәҗә «Шахтер даны» билгесе иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Сарман волосте (хәзерге Сарман районы Ләшәү-Тамак авыл җирлеге) Сарайлы авылында туган. Әтисе Дәүләтхуҗа Исламхуҗа улы (1903 елгы) Бөек Ватан сугышы башында фронтта хәбәрсез югалган[1]. Гамирҗан Сарайлы тулы булмаган урта мәктәбенең җиде классын тәмамлагач, Кузбасска китеп, шахтер һөнәренә өйрәтүче ФЗӨ мәктәбендә укый.

1948 елның июнь аеннан Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендәге кокс күмере чыгару буенча махсуслашкан К. Е. Ворошилов исемендәге шахтага[2] эшкә килә. 1950 елдан пенсиягә чыкканчы җир астында эшләүче шахтерлар бригадасы җитәкчесе булып тора. Берничә ел Монголиядә Налайх(рус.) шәһәре шахтасында[3] эшли.

Хезмәте ил күләмендә куелган рекордлар белән данлана. Аның җитәкчелегендәге бригада 20 км дан артык «проходка» бирә.

Егерме елдан артык Прокопьевск шәһәре халык депутатлары советына депутат итеп сайлана.

1999 елның 29 октябрендә вафат. Прокопьевскиның мөселман зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]