Глобус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Глобус

ГлобусҖир шарының кечерәйтелгән моделе. Глобус Җир шарына охшаш итеп ясалган, аның буенча планетаның формасын күз алдына китереп була. Глобус һәрвакыт Төньяк котып өстә, ә Көньяк котып аста булырлык итеп юнәлтелгән. Глобусның әйләнү күчәре дә, Җирнең әйләнү күчәре кебек үк, авыш итеп бирелгән.

Глобуста кыйтгалар, океаннар, диңгезләрнең чикләре, аларның үзара бер-берсенә карата урнашуы һәм үлчәмнәре сурәтләнгән. Ләкин гади мәктәп глобусында барлык географик җисемнәрнең дә сурәте бик кечкенә.

Җир йөзендә иң зур глобус булып Италиядә сакланучы глобус санала, аның диаметры 10 м, авырлыгы 30 т. Мондый глобуста Җир өслеге шактый төгәл сурәтләнгән, ләкин үзенең зурлыгы аркасында, куллану өчен ул уңайлы түгел.

Шуңа күрә географик карталар белән эш итүе шактый уңайлырак. Аларда Җир өслегенең аерым кисәкләре яссы рәвештә сурәтләнгән. Глобус белән чагыштырганда, картада географик объектлар зуррак итеп күрсәтелгән. Аннан тыш, карталарны үзең белән йөртү дә уңайлы. Ләкин карталар төзегәндә башка уңайсызлыклар очрый: шар өслеген яссылыкта сурәтләгәндә, аның формасы үзгәрә (деформацияләнә) һәм кайбер хаталар барлыкка килә.