Голштин токымы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Голшти́н токымы́ - дөньяда иң күп сөт бирә торган мөгезле эре терлек токымы. 1852 елда Голландиядән АКШка китерелә һәм сыерлар күп еллар башка төр белән кушылдырмыйча, сөтлелеге, сөтнең майлылыгы, тере авырлыгы һәм тән төзелеше тибын яхшырту юнәлешендә күп еллар дәвамында алып барылган селекция эше нәтиҗәсендә үрчетелә. Барлык илләрдә дә диярлек таралган.

Голштин токымлы сыер

Нәсел сыерларының тереләтә авырлыгы 700 кг, нәсел үгезләре 1000-1200 кг га җитә. 85-97% сыерларның җилеме ванна һәм чынаяк рәвешле, сөт бирү тизлеге 1,92-2,37 кг/мин. АКШта уртача савым - 7865 кг (3,7 % майлылыкта), Израильдә - 8366 кг (3,1%), Россиядә - 4364 кг (3,66 %).

ТР хуҗалыкларында голштин токымлы мөгезле эре терлек 1986 елдан үрчетелә. Германиядән 210, соңрак Венгриядән 5400 баш терлек кертелә. 2005 елның 1 гыйнварына бу токым терлекләр саны 6,8 мең (барлык мөгезле эре терлекнең 1,7%ы) исәпләнә. Холмогор һәм кара-чуар токымнарны яхшыртуда файдаланыла. ТРда уртача 3,62% майлылыклы 4664 кг сөт бирә. Төп нәселле терлек үрчетүчеләр: «Казан ветеринария медицинасы академиясенең укыту хуҗалыгы» заводы (7043 кг сөт), «Бөреле» агрофирмасы (8429 кг), Мамадыш районының «Мамадыш» нәсел заводы (6005 кг), Чүпрәле районының «Чынлы» (6172 кг), Тукай районының «Кама» (6009 кг) хуҗалыклары (2005).

Чыганаклар[үзгәртү]