Гравитация

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җир орбитасында фәза-вакытның кәкрәйтүе
Исаак Ньютон - классик гравитация теориясенең авторы (1642-1727)

Гравитация (тартым, тартылу, бөтендөнья тартылыш) (латин теленнән gravitas — "авырлык") (tat.lat. Gravitatsiä) - һәрбер материаль җисемнәр арасында күпьяклы фундаменталь тәэсир итешү. Аз тизлекнең һәм зәгыйфь гравитацион тәэсир итешү якынчалыгында Ньютонның тартым теориясе белән тасвирлана, гомуми очракта Эйнштейнның Гомуми чагыштырмалылык теориясе белән тасвирлана.

Гравитация - дүрт фундаменталь тәэсир итешүнең иң зәгыйфе. Квант чигендә гравитацион тәэсир итешү квант гравитация теориясе белән тасвирланырга тиеш, ләкин шушы теория эшләнмәгән әле.

Зәгыйфь гравитацион кыр[үзгәртү]

Бөтендөнья тартым кануны

Классик механикада (аз тизлек һәм зәгыйфь гравитация очрагы) гравитацион тәэсир итешү бөтендөнья тартым кануны белән тасвирлана: ике нокталар арасында M һәм m масса белән һәм R аралыгы белән гравитацион тартым көче ике массага туры пропорциональ һәм аралыкның квадратына кире пропорциональ:

F=G\frac{mM}{R^2}

Биредә G — гравитацион даими, 6,6725×10−11 м³/(кг·с²).

Гравитация — иң зәгыйфь тәэсир итешү, әмма ул һәрбер ноктада һәм һәр аралыкта тәэсир итә, һәм бөтенесе массалар - уңай, шуңа күрә гравитация Галәмдә бик мөһим көч. Гравитациясез объектлар Галәмдә табылмаган.

Көчле гравитацион кыр[үзгәртү]

Альберт Эйнштейн - Гомуми чагыштырмалылык теориясенең авторы, 1921

Көчле гравитацион кырда һәм гравитацион кырда релятив тизлек белән хәрәкәт иткәндә Гомуми чагыштырмалылык теориясе эффектлары күренә:

  • фәза-вакытның геометриясенең үзгәреше
  • Ньютонның тартым кануныннан тайпылышы
  • экстремаль очракта - кара тишек барлыкка килүе
  • потенциалларның кичегүе
  • гравитацион дулкыннарның килеп чыгуы
  • гравитация үзе белән тәэсир итә башлый, кушу принципы бозыла

Көчле гравитация Эйнштейн тигезләмәсе белән тасвирлана:

R_{\mu\nu} - {R \over 2}  g_{\mu\nu} + \Lambda g_{\mu\nu} = G_{\mu\nu} + \Lambda g_{\mu\nu} = {8 \pi G \over c^4} T_{\mu\nu},

(тигезләмәдә: сул якта - геометрия (дүрт үлчәнешле фәза-вакыт), уң якта - матдә)

биредә ~R_{\mu\nu} — Риччи тензоры (фәза-вакытның кәкрелеге тензорыннан килеп чыккан ~R_{\rho \mu \sigma \nu} )

R_{\mu \nu} \ = \ g^{\rho \sigma} \ R_{\rho \mu \sigma \nu},

~R — скаляр кәкрелек, ~g^{\mu\nu} - метрик тензор, һәм Риччи тензоры

R \ = \ g^{\mu \nu} \ R_{\mu \nu},

~\Lambda — космологик даимие, ~T_{\mu\nu} - энергия-импульс тензоры, ~\pi — Пи саны, ~c — вакуумда яктылык тизлеге, ~G — Ньютон гравитацион даимие.

G_{\mu\nu} = R_{\mu\nu} - {R \over 2}  g_{\mu\nu} - Эйнштейн тензоры

\varkappa={8 \pi G \over c^4} — Эйнштейн гравитацион даимие.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Визгин В. П. Релятивистская теория тяготения (истоки и формирование, 1900—1915). — М.: Наука, 1981. — 352c.
  • Визгин В. П. Единые теории в 1-й трети ХХ в. — М.: Наука, 1985. — 304c.
  • Иваненко Д. Д., Сарданашвили Г. А. Гравитация. 3-е изд. — М.: УРСС, 2008. — 200с.
  • Мизнер Ч., Торн К., Уилер Дж. Гравитация. — М.: Мир, 1977.
  • Торн К. Черные дыры и складки времени. Дерзкое наследие Эйнштейна. — М.: Государственное издательство физико-математической литературы, 2009.