Григорий Горин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Горин latin yazuında])
Григорий Горин
Туган 12 март 1940(1940-03-12)[1]
Мәскәү, СССР
Үлгән 15 июнь 2000(2000-06-15)[1] (60 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре язучы, драматург, сценаричы, алыпбаручы, сатирик, публицист, телеалыпбаручы, юмырчы

 Григорий Горин Викиҗыентыкта

Григорий Израилевич Горин (туганда Офштейн; 1940 елның 12 марты, Мәскәү, ССРБ2000 елның 15 июне, Мәскәү, Россия) — рус язучы-сатирик һәм драматург, сценарийчы, телетапшырулар алып баручы. Әдәби-публицистик мәкаләләр авторы, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2002, үлгәннән соң).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Григорий Горин 1940 елның 12 мартында Мәскәүдә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. Әтисе — Израиль Абелевич (Абельевич) Офштейн (1904, Волочиск — 2000, Сан-Франциско), подполковник, Бөек Ватан сугышында катнашучы, оператив бүлек башлыгы һәм 3 нче удар армиясенең 150 нче дивизиясе штаб начальнигы вазыйфаларын башкаручы, Кызыл Байрак (1945), I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы (1944) орденнары кавалеры[2], сугышка кадәр Проскуровта яшәгән[3][4][5]. Әнисе — Фрида Григорьевна Офштейн (Ройзентулер; 1909, Проскуров[6] —1966), сугыш елларында хәрби госпитальдә эшли[7], ике бала тәрбияли — Анна (1932) һәм Григорий (1940).

1963 елда И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина институтын тәмамлап, Григорий берничә ел ашыгыч ярдәм табибы булып эшли[8].

Әдәби эшчәнлекне студентлар «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» өчен сәхнә әсәрләреннән башлый.

1960 еллардан башлап матбугатта фельетоннар, юмористик хикәяләр һәм скетчлар белән актив чыгыш ясый. Беркадәр вакыт «Юность» журналының юмор бүлеге белән җитәкчелек итә, Галка Галкина исеменнән популяр сәхифә алып барган. «Литературная газета»ның «Клуб 12 стульев» юмор бүлегендә күп тапкыр юмор хикәяләр бастыра.

1965 елда ул Аркадий Арканов һәм композитор Константин Певзнер белән бергә 6 яшьлек грузин җырчысы Ирма Сохадзе өчен «Кызгылт сары җыр» языла[9].

1966 елда Аркадий Арканов, Григорий Горин, Феликс Камов һәм Эдуард Успенский әсәрләре тупланган «Дүртәү бер тышлык астында» юмористик хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.

1978—1990 елларда Григорий Горин «Вокруг смеха» тапшыруларында даими катнаша. 1990 еллар башында КВН югары лигасы жюриена чакырыла.

«Час пик» программасының чыгарылышында катнаша: эфир 1995 елның 19 июлендә чыга.

Соңгы елларда «Белый попугай» тапшыруының даими катнашучысы һәм авторы була, ә Юрий Никулин вафатыннан соң күпмедер вакыт аның алып баручысы була.

Григорий Горин үз өендә 2000 елның 15 июненә каршы төндә, 61 нче яшендә инфаркттан вафат була[10]. Ваганьков зиратына җирләнгән[11].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны — Любовь Павловна Горина (Кереселидзе, 1939 елның 26 гыйнвары, Нальчик — 2015 елның 24 августы, Мәскәү)[12], «Мосфильм» киностудиясе, музыкаль һәм комедия фильмнары берләшмәсе мөхәррире[13].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның 14 декабрендә язучы 1971—1993 елларда яшәгән Мәскәүнең Тверская урамындагы 17-нче номерлы йортта мемориаль такта ачыла (скульптор Андрей Балашов, архитектор Вячеслав Бухаев)[14].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1996) — сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен[15];
  • Россия Федерациясе дәүләт премиясе (2002, үлгәннән соң) — театр сәнгате өлкәсендә казанышлары өчен[16].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Наградной лист: Израиль Абельевич Офштейн
  3. В. М. Шатилов «На подступах к Риге»
  4. Материалы Израиля Абелевича Офштейна в РГАЛИ, archived from the original on 2018-08-02, retrieved 2021-11-19 
  5. Death Records: И. А. Офштейн умер в Сан-Франциско, где жил последние годы жизни в семье дочери.
  6. Тот самый Горин
  7. Фрида Григорьевна Офштейн на сайте «Подвиг народа»
  8. Сатирик с грустными глазами
  9. «Оранжевая песня». Ирма Сохадзе. (HD) Часть 1-ая. Irma Sokhadze
  10. № 25 (211) / Умер Григорий Горин 2021 елның 19 ноябрь көнендә архивланган.
  11. Могила Г. И. Горина на Ваганьковском кладбище, Archived from the original on 2013-07-06, retrieved 2021-11-19 
  12. Скончалась Любовь Горина, вдова драматурга Григория Горина
  13. Умерла вдова сатирика Григория Горина. Культура. ТАСС (официальный сайт) (26 августа 2015 года). 2015-08-27 тикшерелгән.
  14. В Москве под музыку из «Того самого Мюнхгаузена» открыли мемориальную доску Горину // NEWSru.com. — 2012. — 14 декабря.
  15. Указ Президента Российской Федерации от 30.08.1996 г. № 1284 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Официальный сайт Кремля (1996-08-30).
  16. Указ Президента Российской Федерации от 05.06.2003 г. № 614 «О присуждении Государственных премий Российской Федерации в области литературы и искусства 2002 года». Официальный сайт Кремля (2003-06-05).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]