Гүзәл Вилданова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Вилданова latin yazuında])
Гүзәл Вилданова
Туган 28 июнь 1975(1975-06-28) (48 яшь)
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Вилданова Гүзәл Булат кызы (28 июнь 1975 ел) — галим-философ, югары мәктәп укытучысы. Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм җәмгыятьне өйрәнү факультетының җәмгыять эшләре кафедрасы доценты. Философия фәннәре докторы (2009).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл Булат кызы Вилданова 1975 елның 28 июнендә Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан Республикасы) Учалы районы Яңа Байрамгул авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1992 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзер М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) Педагогия факультетына укырга керә.

Аспирантура, докторантура белем ала.

Хезмәт юлын 1999 елда Башкорт дәүләт университетының Сибай институтында башлый.

2013 елдан алып Башкорт дәүләт университетында эшли. Тормышта, өч бала әнисе.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл Булат кызы студент елларында ук гыйльми-тикшеренү эшләренә алына, яшәү мәгънәсе, хакыйкать, тәрбия проблемалары белән ныгытып кызыксына башлый. Шуңа да профессор Валерий Хазиев тәкъдиме белән 1997 елда укуын тәмамлау белән Башкорт дәүләт педагогия институты философия, җәмгыятьне һәм сәясәтне өйрәнү кафедрасының аспирантурасына кабул ителә һәм аны, «Мудрость и истина: гносеологический анализ» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклап, 1999 елда уңышлы тәмамлый. Аннары хезмәт эшчәнлеген Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалы тарих факультетында философия кафедрасы укытучысы булып башлый.

Гүзәл Булат кызы Вилданованың гыйльми тикшеренүләре философиясенең мөһим мәсьәләләре — гносеология һәм онтология, хакыйкать, яшәү мәгънәсен эзләү, дини кыйммәтләр һәм башкорт халкының милли эпосы «Урал батыр»ның фәлсәфәсен өйрәнүгә багышланган.

Галимнең 100 артык хезмәте, шул исәптән монографияләре бу темаларга багышланган.

Докторлык диссертациясен — 2009 елда яклый, темасы — «Онты-гносеологические основания мудрости и истины». Фәнни консультанты — философия фәннәре докторы, профессор Хазиев Валерий Семен улы.

2013 елдан Башкорт дәүләт университетының философия һәм җәмгыятьне өйрәнү факультетының җәмгыять эшләре кафедрасы доценты булып эшли.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студенлар өчен оештырылган «Дискус+» клубын җитәкли. Клуб яшьләр өчен актуаль булган мәсьәләләрне уртага салып, алардан чыгу юлларын эзләүгә, сәламәт тормыш пропагандалауга багышланган. Студентлар өчен бу түгәрәк 2003 елда Башкорт дәүләт университетының Сибай институтында эшли башлый. Бүгенге көндә «Дискус» клубы исемен «Дискус+» дип үзгәртеп, Башкорт дәүләт университетының җәмгыять эшләре кафедрасы базасында уңышлы эшләп килә.

Гүзәл Булат кызы шулай ук «Аек Башкортстан» җәмәгать оешмасы лидерларының берсе.

III бөтендөнья башкортлары корылтае делегаты.

Галим шулай ук Башкорт Википедиясенең 10 еллыгына багышланган Вики-Сабантуй 2015 тә һәм «Википедия һәм мәгълүмат җәмгыяте» халыкара гыйльми-гамәли конференциядә катнашты.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Гносеологический анализ мудрости и истины — Уфа: 2001. — 159 с.
    • Смысл жизни человека: ценности и смысложизненные ориентации — Уфа: 2007 [В соавт.]
    • Онто-гносеологические основания мудрости и истины — Уфа, 2008. — 326 с.
    • Методологические проблемы «обретения» мудрости и истины — Уфа, 2013. — 232с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вилданова Гүзәл Булат ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Философский клуб «Дискус»