Динара Алимбекова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динара Алимбекова latin yazuında])
Динара Алимбекова
Туган 5 гыйнвар 1996(1996-01-05) (28 яшь)
Абай, Караганды өлкәсе, Казакъстан[1]
Ватандашлыгы  Белоруссия
Әлма-матер Q85216409?
Һөнәре биатлонист
Җефет Антон Смольский[d][2]

 Динара Алимбекова Викиҗыентыкта

Динара Тәлгать кызы Алимбекова (1996 елның 5 гыйнвары, Абай, Караганда өлкәсе, Казакъстан) — беларус биатлончысы, хатын-кызлар эстафетасында 2018 елгы Олимпия чемпионы, спринтта Дөнья Кубогы җиңүчесе (2020), куу узышында Дөнья кубогының көмеш призёры (2020), Беларусия җыелма командасы составында Дөнья кубогы этабы җиңүчесе, юниорлар арасында дөнья чемпионы, катнаш эстафетада 2019 елда Европа чемпионатының бакыр призёры, Беларусь Республикасының атказанган спорт мастеры.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшүсмерләр карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаусы шәһәренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә спорт белән шөгыльләнә башлый: башта чаңгы спорты белән, 2008 елдан биатлон белән. Бала чагындагы тренеры — Мария Ивановна Шипикова, яшүсмерлектән алып бүгенге көнгә кадәр шәхси тренер — Андрей Олегович Иванов[3]. Берничә тапкыр милли дәрәҗәдәге яшүсмерләр ярышларында, шул исәптән «Снежный снайпер» республика ярышларында (2008), чаңгы ярышлары буенча Беларусия беренчелегендә (2009), В. Кириенко һәм А. Богалий-Титовец призларына халыкара ярышларда (2010), җәйге биатлон буенча республика спартакиадасында җиңү яулый (2011)[4].

Халыкара ярышларда 2011 елдан бирле катнаша. Үзе өчен дебют булган юниорлар арасында дөнья чемпионатында, 2011 елда Нове-Место-на-Мораведа, 19 яшьлекләр категориясендә спринтта 21 нче урынны, куу узышында 35 нче урынны яулый, хатын-кызлар эстафетасында 21 яшьлек спортчылар арасында катнаша, Беларусия җыелма командасы унберенче урынны ала.

2012 елда Контиолахтида узган яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында спринтта сигезенче, куу узышында унынчы, шәхси ярышларда 19 нчы, шулай ук эстафетада тугызынчы була.

2014 елда Нове-Место-на-Мораведа узган яшүсмерләр арасында Европа чемпионатында катнаша, әмма өч яшькә өлкәнрәк спортчылар белән ярышып, югары нәтиҗәләр күрсәтми.

2015 елда Беларусияның Раубичида узган яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында Алимбекова, Анна Сола һәм Дарья Блашко белән берлектә, хатын-кызлар эстафетасында алтын медаль яулый. Шәхси ярышларда спринтта дүртенче, пасьютта — 12, шәхси ярышларда 27 нче урынны яулый.

2016 елда күчерелгән имгәнүдән соң юниорлар ярышларында чыгыш ясый әмма яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алмый. Кейле-Грэдиштейда узган яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында Алимбекованың иң яхшы нәтиҗәсе спринтта 20 нче урын, ә Плюкта узган яшүсмерләр арасында Европа чемпионатында шәхси узышта 11 нче урын ала.

2017 елда Чайковски шәһәрендә (Россия) җәйге биатлон буенча юниорлар дөнья чемпионатының спринтта көмеш призёр һәм катнаш эстафетасында бакыр призёр[5].

Өлкәннәр карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

IBU Кубогында 2011/12 сезонында, 16 яшьтә дебют ясый. Обертиллиахта узган этапта спринтта 63 нче урынны ала, ә От-Морьеннада беренче тапкыр эстафетада катнаша. 2013/14 сезонында Обертиллихтагы этапта куу узышында 40 нчы урынны алып, беренче очколарын җыя. IBU Кубогы дәрәҗәсендә спортчының иң яхшы нәтиҗәсе — 2016/17 сезонында Бейтостоленда узган этапта спринтта 2 нче урын.

Төмәндә узган 2016 елгы Европа чемпионатында катнаша, спринтта — 22 нче, куу узышында — 30 нчы, масс-стартта — 27 нче һәм супер-микстта 9 урынны ала. IBU 2015/16 Кубогының гомуми зачетында, 111 очко җыеп, 52 нче урынны ала.

2016 елның февралендә Дөнья Кубогының Антхольцада узган этабында дебют ясый, спринтта 73 нче урынны яулый[6].

2018 елның сезон аралыгында булган травма аркасында операция кичергән.

Дөнья чемпионатында катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Үткәрү урыны Шәхси узыш Спринт Куу узышы Масс-старт Эстафета Катнаш эстафета Ялгыз катнаш эстафета
2019 Швеция байрагы Өстерсунд 85 13 35 11
2020 Италия байрагыАнтольц 72 13

Дөнья кубогы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сезон Үткәрү урыны Җыелган очколар саны Җиңүче
2017/2018 74 24 Финләндия байрагы Кайса Маккарайнен
2018/2019 53 99 Италия байрагы Доротея Вайер
2019/2020 76 15 Италия байрагы Доротея Вайер
2020/2021 7 704 Норвегия байрагы Тирил Экхофф

Олимпия уеннарында катнашу [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елгы Олимпия уеннарында эстафетада җиңү нәтиҗәсендә биатлон буенча иң яшь Олимпия чемпионы була. Шул ук вакытта ул элегрәк дөнья Кубогы этаплары подиумында булмаган.

Ел Урын Шәхси узыш Спринт Куу узышы Масс-старт Эстафета Катнаш эстафета
2018 Көньяк Корея байрагы Пхенчхан 56 1

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләте буенча әтисе казакъ, әнисе — беларус. Энесе Евгений, сеңлесе Ульяна бар. Динарага өч яшь булганда, гаилә Беларуссиягә күченә[7].

2017 елда Беларуссия дәүләт физик культура университетын чаңгы спорты һәм биатлон кафедрасында тәмамлый[8].

2018 елда «Шәхси батырлык өчен» ордены белән бүләкләнгән. Чаус районының Мактаулы гражданины булып тора[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]