Доксури тайфуны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Доксури тайфуны latin yazuında])
Доксури тайфуны
Сурәт
... хөрмәтенә аталган A. monachus
Дәүләт  Филипин
 Кытай Җөмһүрияте
 Кытай
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Тын океан
Әүвәлгесе Тропический шторм Талим[d]
Киләсе Тропический шторм Ханун[d]
Башлану вакыты 20 июль 2023
Тәмамла(н)у вакыты 29 июль 2023
Зыян күрүчеләр саны 41[1]
Харита сурәте
 Доксури тайфуны Викиҗыентыкта

Доксури тайфуны (Филиппинда Эгай супертайфуны буларак билгеле) — 2023 елның июль ахырында Филиппинга, Тайвань утравына һәм материк Кытаена зур зыян китергән куәтле һәм җимергеч тропик циклон.

Доксури бик күп җитди җимерүләр калдырган.Тайфун нәтиҗәсендә 57 кеше һәлак булган, 91 кеше яраланган, шул исәптән MB Aya Express бортындагы 27 кеше[2], алар насос көймәсе аудару нәтиҗәсендә һәлак булган. Филиппинның 17 төбәгенең 9ында су басулар турында хәбәр ителгән, нәтиҗәдә 2 миллионнан артык кеше зыян күргән һәм 300 меңнән артык кешене эвакуацияләргә кирәк булган. Тайвань утравында бөтен ил буенча 150 000гә якын кеше электрсыз калган. Тайфун материк Кытаеның Фуцзянь провинциясендәге 724 600 кеше һәм 262,3 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә кагылган. 44 йорт зыян күргән, 178 йорт тулысынча җимерелгән[3]. Фуцзянь провинциясендә 24 сәгать эчендә рекордлы күләмдә явым-төшем яуган[4].

Коеп яуган яңгырлар күп районнарга тәэсир иткән. Давыл калдыклары Пекинда көчле яңгырлар китереп чыгарган. Гомуми зыян 169 миллион доллар тәшкил иткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]