Закир Әкбәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Закир Әкбәров latin yazuında])
Закир Әкбәров
Туган 4 март 1947(1947-03-04) (77 яшь)
Зәк-Ишмәт, Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Һөнәре журналист

Закир Насыйр улы Әкбәров (4 март 1947) — язучы, журналист һәм педагог.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Закир Насыйр улы Әкбәров 1947 елның 4 мартында Башкорт АССРның Куергазы районы Зәк-Ишмәт авылында туган.

Үз авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый, урта белемне Таймас мәктәбендә ала. 1963 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Аны 1968 елда тәмамлый һәм Күмертау районы Мораптал урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә җибәрелә.

19691970 елларда армиядә хезмәт итә. Аннары Мораптал урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен укыта, 19721977 елларда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

1977 елда Закир Әкбәровны Күмертау районы Якшембәт урта мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр. Ә 1979 елда Күмертау район Советы башкарма комитетының мәгариф бүлеге мөдире вазифасына тәкъдим итәләр. 1982 елда Күмертау район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлыйлар.

1985 елдан алып 1991 елга кадәр Закир Әкбәров КПССның Күмертау шәһәр комитетында җаваплы вазифалар башкара: пропаганда һәм агитацион бүлеге мөдире, идеология буенча секретарь, икенче секретарь.

19911994 елларда Күмертау каласындагы Ю. Гагарин исемендәге 2нче санлы интернат-мәктәбе (соңыннан 3-нче Башкорт республика гимназия-интернаты) коллективына җитәкчелек итә.

1994 елда республиканың «Кызыл таң» гәзитенә үз хәбәрче вазыйфасына эшкә чакырыла. 19972010 елларда, ягъни лаеклы ялга чыкканчы Күмертау шәһәренең «Время»-«Заман» (соңыннан «Кумертауское время») гәзитенең баш мөхәррире булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби иҗат белән Закир Әкбәров гәзитләрдә эшләгән елларында шөгыльләнә башлый. Публицистик мәкаләләр белән бергә ул сатирик һәм юмористик хикәяләр, повестьлар яза, алар «Кызыл таң», «Башкортстан», «Өмет» газеталары, «Агыйдел», «Тулпар», «Һәнәк», «Чаян», Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналлары битләрендә, әдәби альманахларда дөнья күрә. Авторның бер-бер артлы китаплары басыла. Үзенең әсәрләрендә язучы җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне ачып сала, кешеләр холкындагы кире сыйфатлардан ачы көлә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ил йөген ир күтәрер. Күмертау, 2001;
  • Гаҗәп су. Күмертау, 2003;
  • Аллам сакласын! Уфа, 2004;
  • Шайтан ялчысы. Күмертау, 2007;
  • Әрем исе. Уфа, 2007;
  • Хәйләкәр йорт. Күмертау, 2009;
  • Почтальон малае. Күмертау, 2013;
  • Әкәмәт утрау. Уфа, 2015;
  • И в шутку, и в серьез. Кумертау, 20016.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. Фаткуллин. Каләмдәшнең иҗади күчтәнәче. — «Кызыл таң», 2003 ел , 16 декабрь;
  • Саетгалиев И. Үзебезнең Закир абый. — «Кызыл таң», 2007ел, 3 март;
  • Акбашев К. Елмаю — сәламәтлек билгесе. — «Кызыл таң», 2010 ел, 16 июль;
  • Булатова Д. Сатира — җитди жанр. Язучы Закир Әкбәров белән әңгәмә — «Тулпар», 2011 ел, № 5;
  • Камил Фазлый. «Спонсор сыерыңа» да, үзеңә дә рәхмәт,сатирик! — «Кызыл таң», 2014 ел, 23 август;
  • Сөләйманов Р. Елмайта да, елата да. «Башкортстан укытучысы», 2015, № 3;
  • Тимершин Р. Рухи сәламәтлек сагында. «Әкәмәт утрау» китабына баш сүз.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Уфа, 2006 г., стр.25.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]