Зәйтүнә Әлибаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйтүнә Әлибаева latin yazuında])
Зәйтүнә Әлибаева
Туган 1922
Ишембай районы
Үлгән Калмыкия, Россия

Әлибаева Зәйтүнә Рәхмәтулла кызы (1922 ел9 август 1942 ел) — Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган сугышчы, ПВО часте элемтәчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүнә Рәхмәтулла кызы Әлибаева 1922 елда Башкорт АССР ы Стәрлетамак кантонының (хәзерге Башкортстан Ишембай районының) Әчеялан дигән татар авылында туган. Атасы 1930-елларда Макар районының 12-нче санлы совхозның директоры була, хатыны белән өч кыз үстерәләр.

Петровский мәктәбендә 1-нче сыйныфта 7-нчее сыйныфка кадәр укый. Ары Уфа сәнгать училищесының уенчы бүлегендә белем ала. ВЛКСМ га керә. Атасы сугышка киткәч, туган якларына әйләнеп кайта, совхозда эшли[1].

Сугышка барырга карар иткәч, Стәрлетамак каласына барып медицина курсларында укый, әммә аны тәмамлап бетми һәм 1942 елның 8 маенда Бөек Ватан сугышының Сталинград фронтына озатыла. ПВО частьларында элемтәче булып хезмәт итә.

1942 елның 9 августында биеклекне дошманнан бер үзе саклап калып һәлак була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Калмыкиянең Сарпан районының Садовое авылының бер урамына аның исеме бирелгән. Бу авылның 2-нче мәктәп каршында аңа һәйкәл куелган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рейф И. {{{башлык}}} // AlTaBash. — № 5 (44). — С. 6—10, 19. — ISSN 1614-9432.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]