Иж-Бубый мәдрәсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иж-Бубый мәдрәсәсе latin yazuında])
Иж-Бубый мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1781 ел1911 ел
Адрес Русия империясе Русия империясе Вятка губернасы, Сарапул өязе, Әгерҗе волоосте, Иж-Бубый
Сайт Бубыйлар мирасы
Бубилар яшәгән йорт

Иж-Бубый мәдрәсәсе, «Буби» мәдрәсәсе — Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волоосте Иж-Бубый авылында 1781 елда ачылган мәдрәсә. Идел буе һәм Урал алды халыкларының мәгърифәтендә зур урын биләгән уку йорты. 1895 елдан мәдрәсәне Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкли һәм мөгаллимлек итә. 1908 елда мәдрәсә каршында хатын-кызлар класслары ачыла. Анда Мөхлисә Буби укыта. 1911 елда мөгаллимнәр һәм шәкертләр «панисламизмны пропагандалауда» гаепләнә, мәдрәсә ябыла [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылында 1781 елда оештырыла. Башка татар мәдрәсәләре белән беррәттән, ул да XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында зур үзгәрешләр кичерә. 1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә. Укыту расписание буенча алып барыла, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырыла; уку елы ахырында имтиханнар уздырыла.

Россиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала. Мәдрәсәдә һәр атнада әдәби, фәнни кичәләр уздырыла. Мәдрәсәнең бай китапханәсе, махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы була.

Иж-Бубый мәдрәсәсенең уңышларга ирешеп чәчәк ату елларында аның белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җитәкчелек итә.

Бу авылда Россиядәге мөселман хатын-кызлар өчен иң беренче уку йортларыннан кызлар мәдрәсәсе дә эшли. Ул Мөхлисә Бубый карамагында була.

Мәдрәсәнең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Танылган татар уку йортларыннан булган Иж-Бубый мәдрәсәсе 1911 елның гыйнварында Россия хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла. Җитәкчеләре, мөгаллимнәре кулга алына.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, с.91. ISBN 0-9530650-3-0