Илмин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илмин latin yazuında])
Илмин
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Верхазовское муниципальное образование[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Верхазовское муниципальное образование[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00, UTC+04:00 һәм SAMT[d][2]
Почта индексы 413462
Карта

Илмин (Верхазовка, Югары Оз) – Сарытау өлкәсенең Идел арты өлешендәге татар авылы. 270 йортта 820 кеше яши. Урта мәктәптә 34 бала укый. Илминдә өлкәдә иң борынгы мәчет эшли, ул 1870 елны төзелә. Авыл дүрт исем белән билгеле: Верхазовка (Вергазовка), Илмин, Красненькая һәм Туры. Беренче атама ул рәсми, күрәсең йомышлы татарлар арасында очраган Вергазов фамилиясенә барып тоташа, икенчесен җирле халык куллана, өченчесе – шулай ук рәсми, карталарда бар, дүртенчесе элек күчмә казахлар арасында кулланылган.

Тарихи-этнографик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарытау өлкәсенең Идел артындагы өлешендә 5 татар авылы бар. Административ бүленеш ягыннан аларның өчесе - Алтата, Югары Оз (Верхазовка), Яңа Пәлдәнге (Сафаровка) Дергачи районына, Үзән (Осинов Гай) – Ершов районына, Яңа Әләзән (Новая Елюзань) - Балакова районына керә. Бу авылларның барысы да Яңа Үзән һәм Николаев уездлары эчендә XIX гасыр урталарына кадәр Сарытау губернасына, 1850-1918 елларда Самар губернасына, соңыннан киредән Сарытау губернасына, 1934 елдан Сарытау өлкәсенә кергәннәр.

1771 елга кадәр Яңа Узин өязе җирләрендә Мәскәүгә хезмәт иткән күчмә калмыклар тора. Алар күчеп киткәч, бушаган киңлекләрдә рус хөкүмәте казахларның Кече урдасын чакырып китерә. Кыргыз—кайсакларны Уралның уң ягына күчергәч Патшаның боерыгы белән кире суң якка җибәрергә кушмыйлар.Букей урдасының халкы, күчмә халык буларак, ничек өйрәнгән шулай торырга ният итеп, бик талымнапта, куркыпта тормый, Иделнең тау ягына кадәр яу чабалар, авылларны талыйлар, кешләрне үтерәләр, малларын куып алып китәләр, кешеләрне үзләрендә әсирлеккә алып китәләр һәм Бохара базарларында коллыкка саталар. Идел казакларының кордоннары күчмә халыкның һөҗүменә каршы торырга өлгерми дә, аларның яу чабуларын туктаталмый да.

Бу башбаштаклыкны, халыкны талауны, Россиянең яңа гражданнары тарафыннан Россиянең төп халкын җәберләүне туктатыр өчен, 1802 елның ел башында, Кавказның аерым корпусның Главнокомандующисы Кенәз Цицин, генерал Завалишинны Әстерханның казак гаскәрләренең чик буенда тезелгән кордоннарын тикшерегә җибәрә. Ул тикшерүнең нәтиҗәсе булып кордоннарның яңа линиясе төзелә.Бөтен кордоннар Иделдән Узеннарга күчерелә, өч линия кордонга, дүртенче линия ялгана.

Дүртенче линия 287 чакырымга сузыла, аның эчендә 6-кордон һәм 13-кордон посты керә, ул кордоннарда һәм кордон постларында 197 казак, 89 калмык хезмәт итә, ул линиядә 6-старшина, 7 пятидесятник була. Яңа кордон линиясендә хезмәт итүче казаклар арасында Пенза ягындагы авыллардан килгән йомышлы татарларда була, аларның бер төрлесе "Красенька" һәм "Яңа Пәлдәнге" кордон постларында хезмәт итсә, бер төрлесе Букей султаның караулы булган 50 казак арасында казак булыпта, тәрҗемәче булыпта йөри.Бу постлар 1802 елның апрель актыгында ачыла, бу постлар белән бер ук вахытта Дәргач кордоны Һәм анардан ерак түгел Алтата елгасының югары агымына табан кордон посты ачыла.Шулай итеп кордоннар Урал казакларының, Уральский өязенең, Чәже станицасына кергән бистәләр белән тоташалар. Ермолчев, Марков, Беленки, Шильная балка, Богатыревский, Подтяженский, 1ый Чижинский.

Красенка да, Новые Пенделки да, Орлов—Гай кордоныннан тәэмин ителгән һәм буйсынган. Йомышлы татарлар атларына печәнне үзләре чапканнар, 1 кибәнгә 5 тиен Әстерхан канторы түләгән, кайсыдыр кордон постының акыллы башы, кибәннәрне кечерәк ясап, күбрәк акча алыем диеп, Әстерхан конторын алдамакчы булган, акчаны алган, тик күптә утмәгән Әстерханнан килеп кибәннәрне карыйлар һәм саныйлар, яңгал ачыла, алдакчыны Әстерханга чакырып алалар һәм мәйданда камчы белән бүрәнәгә яткырып халык каршында сугалар, ничә камчы биргәннәрдер дөресен әйтәлмим, тик шул вакигадан соң, артың кечесә Әстерханга бар диеп кизәтәләр. Бүгенге Верхазовка урынында 1802 елда кордон посты ачылып беренче йомышлы татарлар анда кизү тора башлаганда, Алтатада 180 ир кеше, Узинда 120 ир кеше торган.Татарлар Селәү һәм өч Әләзән авылларыннан киләләр. Күнегелмәгән климат, авыр хезмәт күпләрне кире кайтарырга этәргән. Ләкин 1840-елларда бу якларда игелгән бодай сортларына бәя арта, хуҗалыклар әкренләп аякка баса. 1861 елда биредә нибары 170 йортта 1618 кеше яши.

1910 елда халык саны 3673 җитә, алар 592 йортта яши. Авыл янында ясалма Казна буасы күрсәтелә. Беренче авыл җиренә килүче йомышлы татарлар, мишәр морзалары нәселеннән булалар, 1784 елның 22 февралендә чыккан указга таянып, мишәр морзалары кире рус дворяннары дәрәҗәсе белән тигезләнә, тик аларның җир биләмәләре башкалар кулында булганга, патша хокумәте, аларга хезмәттә, җирдә ышандырып. Әстерхан казаклары ясап, Идел арты далаларына китереп утырта.

Вакыт үтә, кордоннар белән урап алынган Букей егетләре, яу чабудан басыла.Аларны әкрен генә эшкә димлиләр, башта бик ук теләмәсәләр дә, олау йөрү, яу чабудан уңайрак икәнен тиз төшенеп алалар һәм елы—елы белән 5 мең олауга тике җитеп Николаев шәһәренә Элтон (алтын), Баскунчак күлләреннән, Олы Узинга Сызран салынган юлдан тоз ташыйлар. Урал казакларына мал багарга, печән чабарга, иген игәргә ялланалар.

1812 елда Букейны ак кашмада күтәрәләр, хан күтәрүдә, татар морзаларыда катнаша.

Илмингә катнашы булган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче татар революционеры Хөсәен Ямашев Верхазовка авылынан чыккан. Атасы Минһаҗетдин Яңа Узинның икенче гилдия сәүдәгәре була. Авыл картлары истәлеге буенча, 1906 елның маенда Илмин сабантуена Х. Ямашевка ияреп Уральскидан шәкерт Габдулла Тукаев килә.[3]

1933 елның март аенда Мәскәүдән командировкага килеп Муса Җәлил татар телендә газета чыгарган, наборщигы Абдылла исемле булган. Җәлил авылда 111 көн тора, ул авылда вакытта Алимова Айни апа һәм аның сеңелесе Нәймә апа белән, алар укытучылар булып эшләгән, авылда Ямашевларда эшләгән кэшләр белән сөйләгән һәм язып алган, Ямашев Хөсәен белән дус булган Айнетдинов Шакирдан сорашкан.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]