Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы (Казан) latin yazuında])
концертлар залы
Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы
Шәһәр Казан
Төзелеш 20182019 еллар
Сайт worldskills2019

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы (рус. Концертный зал имени Ильгама Шакирова) — 2019 елның 26 апрелендә Казанның «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ачылган мәдәният оешмасы. РСФСР халык артисты җырчы Илһам Шакиров (19352019) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа төзелгән концерт залына җырчы Илһам Шакиров исемен бирү турында 2019 елның 18 гыйнварында артист белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтә.

Ачылу тантанасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Концертлар залы Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуны билгеләп үткәрелгән Туган көн бәйрәменә туры китереп ачыла. Залда узган беренче рәсми чара — 2019 елгы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләү.

Концертлар залын ачуда Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнаша [1].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә, Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара Аэропортына, шулай ук WorldSkills чемпионаты узачак территориягә якын урнашкан[2].

Концертлар залының мәйданы — 3 348,75 кв. м. Залда барлыгы 3 187 урын, шул исәптән мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаучы (сәламәтлек мөмкинлекләре чикле) тамашачылар өчен 33 урын, каралган. Зур залны 2971, 2405, 2189, 1745, 1529, 1145, 910 урынлык итеп үзгәртеп була. Биредә кием алмаштыру, сәхнәгә чыгарга чират көтү, синхрон тәрҗемә, гримерка, репетиция ясау бүлмәләре каралган. Диварларын һәм түшәмен бизәүдә Decoustic акустик панельләоре кулланылган[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]