Иске Чепья вулысы (ТАССР)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Чепья вулысы (ТАССР) latin yazuında])


Иске Чепья вулысы
Ил

РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Республика

ТАССР

Административ үзәк

Чепья

Нигезләү датасы

1921 елның 1 октябре

Юкка чыгару датасы

1924

Рәсми телләр

татар, рус

Иске Чепья вулысы, харита

Иске Чепья вулысы (рус. Старо-Ципьинская волость) — 1921 елдан 1924 елга кадәр гамәлдә булган ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Арчадан Төньяк-Көнчыгышка 55 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк – Чепья авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Чепья вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгының Арча даругасында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Арча даругасында урнашкан. 1781 елдан 1796 елга кадәр Нократ наместниклыгының Малмыж өязе, 1796 елдан 1816 елга кадәр Нократ губернасының Өрҗем өязе, 1816 елдан 1921 елга кадәр яңадан Нократ губернасының Малмыж өязенең административ-территориаль берәмлеге булып торган.

1921 елның 1 октябрендә Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитетының 520нче санлы декрет буенча ТАССР составына Иске Чепья вулысы буларак тапшырыла.[1]

1921 елдан 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1921 елда Иске Чепья вулысы Арбор, Шода, Шеңшеңәр, Түбән Чутай, Янгол һәм Балтач вулыслары белән чиктәш булган.

1924 елда Иске Чепья вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Арбор вулысына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елда төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Иске Чепья вулысы территориясе зурайтылган Арбор вулысына керә.[2]

Иске Чепья вулысы составында Тагашур, Иске Чепья, Чепья кебек авыллар булган. Хәзерге вакытта вулысның куп өлеше Татарстанда урнашкан.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, күмәкләштерү, ягъни колхозлар оештыру барган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]