Камил Мостафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Мостафин latin yazuında])
Камил Мостафин
Туган телдә исем Камил Әхмәди улы Мостафин
Туган 26 ноябрь 1932(1932-11-26) (91 яшь)
Яшел Үзән шәһәре
Милләт татар
Һөнәре математик
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе — 1981; Хезмәт кызыл байрагы ордены, 1981 ; Хөрмәт билгесе ордены, 1976
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре кандидаты[d]

Камил Мостафинтатар шагыйре, математик, физика-математика фәннәре кандидаты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камил Әхмәди улы Мостафин 1932 елның 26 ноябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туа. Урта белем алганнан соң, 19511956 елларда Казан дәүләт университетының физмат бүлегендә укый. Шуннан соң бер ел — Мәскәүдә, 1957 елдан бирле Чиләбе шәһәрендә үз белгечлеге буенча фәнни тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли. Атом-төш зарядларына математик модель ясаучы танылган белгеч булып санала.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камил Мостафинның «Вокзалда» дигән беренче шигыре 1956 елда «Татарстан яшьләре» газетасында дөнья күрә. Шуннан бирле төрле газета–журналларда аның шигъри әсәрләре даими басылып килә. 1966 елда — “Җыр сафка чакыра” дигән беренче җыентыгы, аннары бер-бер артлы “Һәркемнең үз йолдызы”, “Горур ташлар”, “Урман баласы”, Чиләбедә рус телендә “Ключ”, “Июньские ночи» һәм «Сто первое чудо» дигән китаплары һ. б. әсәрләре дөнья күрде.

Хезмәт һәм фән өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Камил Мостафин Хезмәт Кызыл Байрагы (1981), «Почет Билгесе» (1976) орденнары һәм ике медаль белән бүләкләнгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]