Коралачык (Федоровка районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коралачык (Федоровка районы) latin yazuında])
Коралачык
баш. Ҡораласыҡ
Рәсми исем Ҡораласыҡ
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Каралачикский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Каралачикский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 553 (2010)[2]
Почта индексы 453291
Карта

КоралачыкБашкортстанның Федоровка районында урнашкан татар авылы.

Коралачык район үзәгеннән унике чакрым ераклыкта урнашкан. Ямьле табигате, төзек йортлары, авылга иман нуры сибеп торган мәчете ерактан ук үзләренә җәлеп итеп, чакырып тора. Коралачыкка 1783 елда Ырынбур губернасының данлыклы Татар Каргалысы авылыннан берничә гаилә күченеп килеп нигез сала. Бераздан тагын өстәләләр.

Авылның атамасы “кор”, “алачык” дигән сүзләрдән килеп чыккан, ягъни “кор (җыен, киңәшмә) үткәрү өчен төзелгән ачык урын” дигән мәгънә белдерә.[3]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[4] 2009[4] 2010[5]
638 638 553

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 553 кешенең яшәве мәгълүм.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]