Кулланучы бәхәсе:Камский

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камский latin yazuında])

Рәхим итегез![вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн, Камский! Татар Википедиясенә рәхим итегез! Бу ачык эчтәлекле энциклопедиягә Сез дә мәгълүмат өсти аласыз. Сезгә Җәмгыять үзәге ярдәм итә ала. Шулай ук Сез администраторларга язып, алардан ярдәм сорый аласыз. Бездә Ярдәм бүлеге эшли.

Онытмагыз: язганда әдәби телне куллану сорала. Сезгә кирилл графикасын кулланырга мөмкин, латин графикасында яңа мәкаләләр язу Татар Википедиясендә вакытлыча тыелды.

Википедиядә мәкаләләрнең авторлары юк – аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин бәхәсләрдә һәм форумнарда үз имзагызны калдырырга кирәк. Моның өчен ~~~~ символын куегыз.

Сезгә үз сәхифәгезне бизәргә мөмкин. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре.

Баш битне күзәтергә онытмагыз. Атна саен яңа проектлар барлыкка килә, аларда катнашырга була. Шулай ук Википедиянең мөһим вакыйгалары Актуаль шаблонында күрсәтелә.

Уңышлар Сезгә!


Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar language is not good enough, that's no problem. We have an Embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! --Yildiz 14. Ökt 2009, 09:59 (UTC)

Зинһар, мәкаләләрдә [[Tɵrkem:]] сүзен үзгәртсәгез, [[Төркем:]] сүзенә генә үзгәртегез. Төркеме дип язмагыз. Бу википедия өчен теркәлгән сүз.--Timming 15. Ökt 2009, 16:17 (UTC)

теркәлгән икән, шулай калсын, әлбәттә. ләкин "Төркеме" дию матуррак һәм "татарчарак". монда Don Alessandroның "Убрать локализацию интерфейса" дигән мәкаләсе искә төшә, анда рус теленнән калька ясап тәрҗемә итү турында сүз бара. зинһар, бу сүземне якын кабул итмәгез, бу минем уем гына. рәхмәт.--Камский 16. Ökt 2009, 05:32 (UTC)
Әйе, эшлисе эшләр әле бик күп. --Timming 16. Ökt 2009, 09:43 (UTC)

Шәхесләр битләрендә Биография сүзен Биографиясе сүзенә алыштырмагыз, зинһар. Бу бүлек башлыгы һәм затсыз формада килергә мөмкин. Гел булмаса, Тормыш юлы дип яза аласыз. --Timming 15. Ökt 2009, 16:26 (UTC)

миңа википедиядән хатлар русча-татарча язылган темалар белән киләләр. мәсәлән, "Страница проекта «Wikipedia» Кулланучы бәхәсе:Камский была <changed> участником Timming". моны ничек үзгәртеп була?--Камский 15. Ökt 2009, 18:36 (UTC)

Сезнең көйләнмәләр битенә керегез (фикер алышу битенә сылтама янында). Иң аста Подтверждение электронной почты: дигән йөрдә Фикер алышу битем үзгәртелү турында электрон почтага хәбәр җибәрергә дигән пункта ишарә символын алып атыгыз.--Yildiz 16. Ökt 2009, 05:10 (UTC)
бу бит мәсәләне чишмәс, бу тик почта аша хәбәр җибәрмәс кенә. бу хәбәрне, минемчә, бары тик тәрҗемә итү генә җитә. рәхмәт.--Камский 16. Ökt 2009, 05:27 (UTC)

Бер үтенечем бар: зинһар, Алдан карау функциясен кулланыгыз, чөнки бөтен Соңгы үзгәртүләр бите кечкенә төзәтмәләр белән тулы.--Yildiz 21. Ökt 2009, 13:45 (UTC)

"Алдан карау" функциясен кулланганда, ул язып өлгергәнне саклыймы, нәтиҗәне генә күрсәтәме? Сакласа, язганым югалыр дип уйламыйча кулланып була. --Камский 21. Ökt 2009, 14:21 (UTC)
Юк, үзгәртүләр сакланмый. Ләкин, проблема шунда ки: Соңгы төзәтмәләр бите Сез эшләгән вак-төяк төзәтмәләр белән тулы. Бу матур түгел.--Yildiz 21. Ökt 2009, 15:03 (UTC)
Әйе, аны аңладым һәм күздә тотам. --Камский 21. Ökt 2009, 17:05 (UTC)
Рәхмәт=))--Yildiz 21. Ökt 2009, 17:13 (UTC)
"Алдан карау" төймәсен баскач, сез язган текст югалмый. --Timming 21. Ökt 2009, 19:35 (UTC)
Yildiz, Timming, рәхмәт. Камский 22. Ökt 2009, 04:49 (UTC)

Сез өстәгән Рәсем:Karta.jpg, Рәсем:Алексеевское.jpg файлларын Рәсем өстәү кагыйдәләре буенча тутырып куегыз, зинһар. --Timming 23. окт 2009, 13:26 (UTC)

Вакыт булганда (дүшәмбе?) кагыйдәләрен өйрәнермен. Бу яллар буш түгел. --Камский 23. окт 2009, 18:56 (UTC)

Википедиягә 10 ел![вики-текстны үзгәртү]

10 ел
Википедия проектына 10 ел тулу уңаеннан Татар Википедиясе эшчәнлегендә актив булган кулланучыларга =) --Рашат Якуп 10 гый 2011, 14:40 (UTC)[җавап бирергә]

Туган тел көне белән![вики-текстны үзгәртү]

26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне һәм Татарстанда, шул уңайдан, Туган тел көне. Сезне чын күңелдән Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне белән котлыйм һәм Википедиягә керткән хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

Тукаебыз язып калдырган:

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем cин туган тел аркылы.»

Татар Википедиясенең дә максаты туган телебез, татар телендә, белем туплау һәм тарату. --Zahidulla 26 апр 2011, 04:30 (UTC)[җавап бирергә]