Курак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Курак latin yazuında])

 

Курак
Халыкара фәнни исем Phragmites Adans., 1763[1]
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Arundineae[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(2)[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d]

 Курак Викиҗыентыкта

Курак ( лат. Phragmítes ) - кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу үсемлекне кайвакыт ялгышлык белән "камыш" дип атыйлар, ләкин Камыш - күрәннәр семьялыгындагы үсемлекләр ыругы .

Шикәр камышы  - кыяклыларның тарысыманнарга (Panicoideae) кергән башка ыругы.

Ботаник тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Phragmítes commúnis төре. «Flora von Deutschland » китабыннан ботаник иллюстрация, 1885

50-200 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы озын, бик тармаклы. Сабагы туры, куыш, калын, яфраклы, күпсанлы буыннардан тора. Яфраклары – кыяк, зәңгәрсу-яшел, яссы, каты, кытыршы читле. Яфрак төбендә каты туры төкчәләр бәйләме бар. Чәчәк ату вакытында себеркәче җәелеп китә, төсен орлыкларның өлгерү дәрәҗәсе буенча үзгәртә (алтынсу көрәннән көмешсыман акка кадәр). Июль-сентябрьдә чәчәк ата. Чәчәк төркеме - куе себеркәч. Җимешләре көзен өлгерә. Тамырчалардан үрчи. [3]

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

5 төре билгеле, күбрәк тропикларда таралган.Җылы һәм уртача климат булган илләрдә елга ярлары һәм дельталары буйлап киң куаклыклар барлыкка китерә.

Еш кына Төньяк ярымшарның урман һәм урман-дала өлкәләрендә очрый.

Татарстан территориясендә бер төре – гади курак (башаклы камыш) (P. australis, яки communis) барлык районнарда очрый. Сулык ярлары буенда, сазлыкларда һәм сазлыклы болыннарда, урманнарда куе булып үсә.

Украинаның зур һәм кече сулыклары тирәсендә киң таралган. Днепер һәм Дунай дельталарында гади камышны сәнәгать максатларында җыю үткәрелә.

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шотландиядә курак җыю

Үсемлекне кыргый хайваннарның күп төрләре ашый ( ондатра, нутрия, болан, поши ), һәм табигый яшәү урыннарында ул азык белән тәэмин итүнең мөһим компоненты булып тора.

Яшь үсемлекнең үсентеләре мөгезле эре терлек өчен азык буларак кулланыла.

Традицион рәвештә, куракны кешеләр төзелештә кулланган: ул түбә ясау, коймалар төзү, абзарлар салуда җылылык изоляцион материал һәм тутыргыч хезмәтен үти.

Курактан кәрзиннәр, чыпталар үрәләр, кайбер төр кәгазьләр ясыйлар. Ул ягулык булып хезмәт итә һәм музыка уен кораллары ясауда кулланыла.

Куракның тамырчалары аеруча кыйммәтле. Калория күләме йөз граммга 260 ккалга кадәр җитә ала. Туклыклы матдәләрнең иң зур күләме кышын туплана. Тамырчаларны чи килеш ашыйлар, пешерәләр һәм кайнаталар. Аларда 5% ка кадәр аксым, 50% ка кадәр крахмал, 10-15% углевод бик күп клетчатка - 32% ка кадәр бар (кипкән тамырча анализы буенча). Тамырчалары начар икмәк уңышы алган елларда күп вакыт азыкны алмаштыручы булып хезмәт иткәннәр. Аларны җыеп, киптерәләр, онга салалар, бодай һәм арыш онына 80-90% күләмендә кушалар. Крахмал һәм шикәрнең күп булуына карамастан, камыш онын ашау, күрәсең, клетчатканың артык булуы аркасында, авыру симптомнарын барлыкка китергән. Тамырчаларны артык күп ашаган кешеләр шешәләр, карыннарында көчле авырту кичерәләр. Шуңа күрә, курак тамыры азык өчен кулланылса, аны крахмал рәвешенә китереп эшкәртү куркынычсызрак.

Кайвакыт курак комлы урыннарны ныгыту өчен утыртыла яки декоратив максатларда кулланыла.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыруг ким дигәндә дүрт төрне үз эченә ала:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Australian Plant Name Index
  2. Сведения о роде Phragmites(ингл.) в базе данных Index Nominum Genericorum Үсемлекләр таксомиясе буенча халыкара ассоциация (IAPT).
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kurak Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тростник — статья из Большой советской энциклопедии. 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тростник (англ.): информация на сайте GRIN.(ингл.) (Тикшерелгән 10 июнь 2009)
  • Тростник (англ.) информация на сайте «Энциклопедия жизни» (EOL).(ингл.) (Тикшерелгән 10 июнь 2009)