Кыям Юлдашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыям Юлдашев latin yazuında])
Кыям Юлдашев
Туган телдә исем Кыяметдин Исхак улы Юлдашев
Туган 1890(1890)
Үлгән 1955(1955)
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе, соңрак ССРБ
Һөнәре мөгаллим, шагыйрь
Балалар Алмаз Юлдашев

Кыяметдин Исхак улы Юлдашевҗәдитче мөгаллим, шагыйрь.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыям Юлдашев 1890 елда Нурлат районының Күлбай Мораса авылында дөньяга килә. Милләте буенча - татар. Иске Кырлай авылында XIX гасыр ахырында ачылган мәдрәсәгә 1915 елда мөгаллим булып укытырга килә. Революциядән соң Иске Кырлайда беренче совет мәктәбен дә Кыям Юлдашев ача. 1921 елдан ВКП(б) члены. Интернат мөдире, 1927-1935 елларда Татарстан китап нәшрияты каршындагы Китап сәүдәсе директоры. 1935-1937 елларда — Чистайда чыга торган «Кызыл Байрак» газетасы редакторы. 1937-1940 елларда репрессияләнә: 1937 елның 2 октябрендә кулга алына, 1940 елның 8 февралендә гаепләнә (НКВД ТАССР 58-7, 58-10 ч.1, 58-11 мәддәләр буенча "участник правотроцкистской националистической группировки, вредительская деятельность" дип гаепли). Гаепләүне исбатлау өчен дәлилләр булмагач, җинаять эше туктатыла һәм соңрак Кыям Юлдашев аклана. 1955 елда вафат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыям Юлдашевның балалар өчен «Зилзилә хикәясе» (1912), «Моңлы тавышлар...» (1912) җыентыклары дөнья күргән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]