Күмерсулар
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Сөттәге лактозаның структур формуласы
Күмерсулар (сахаридлар, углеводлар) — табигый органик матдәләр берләштергән бер зур классның гомум атамасы. Атама "күмер" һәм "су" сүзләреннән төзелгән, чөнки беренче табылган күмерсуларның брутто-формулалары - Cx(H2O)y, формаль рәвештә бу күмер (рус. углерод) һәм су катнашмасы.