Көтүче кубызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көтүче кубызы latin yazuında])
Көтүче кубызы
Халыкара фәнни исем Alisma L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Частуховые[d]
Таксономик төр A. plantago-aquatica[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 8[d] һәм Ботанический словарь, 1878[d]

 Көтүче кубызы Викиҗыентыкта

Көтүче кубызы (лат. Alisma) – көтүче кубызчалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыругның фәнни атамасы Борынгы Грек теленнән килеп чыккан. шундый атамалы үсемлекне безнең эраның беренче гасырында Диоскорид үзенең "Дару матдәләре турында" (лат. De materia medica) дип аталучы хезмәтендә телгә алган.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк ярымшарның уртача поясында, Австралия, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Көнчыгыш Африка һәм Үзәк Америкада үсүче 11 төре билгеле.

Татарстан территориясендә 4 төре бар. Бака яфрагысыман көтүче кубызы (A. plantago-aquatica) барлык районнарда очрый; кыяклы көтүче кубызы (A. gramineum), Юзепчук көтүче кубызы (A. juzepczukii) һәм ланцет яфраклы көтүче кубызы (A. lanceolatum) – республика өчен сирәк төрләр. Сулык ярлары буенда, сай сулыкларда, уйсулыклы сазлыкларда, сазлыклы болыннарда үсәләр.

3 төре Казакъстанның ярлы сулыкларында, сазлы урыннарында һәм казылып алынган траншеяләрдә үсе: Бака яфрагысыман көтүче кубызы (A. plantago-Aquatica), ланцет яфраклы көтүче кубызы (Alisma lanceolatum), Ләзәл көтүче кубызы (А. loeselіі).

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10-70 см биеклектәге үсемлекләр. Сабагы туры, өч кырлы. Яфраклары күксел яшел, озынча түгәрәк-ланцетсыман, озын саплы, тамыр яны таралгысында. Чәчәкләре ак яки аксыл алсу, себеркәч чәчәк төркемендә. Ике җенесле, касә яфраклары һәм таҗ яфраклары өчкә өч, серкәчләре алты, җимешлекләре күп. Бер өйле. Җимеше – бер орлыклы коры җимешчектән торучы күп чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк ата. Бөҗәкләр тарафыннан серкәләнә. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Бака яфрагы сыман көтүче кубызы - Alisma plantago

Җимешен су һәм суда йөзүче кошлар тарата.

Alisma aquatica

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчәк төзелеше

Бака яфрагысыман  көтүче кубызының тамырчасында крахмал, шикәр матдәләре, эфир мае, үләнендә агулы алкалоидлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе бөер авырулары вакытында, геморрой, сары судан дәвалау өчен кулланыла.

Көтүче кубызы ондатра һәм үрдәкләр өчен азык булып тора.

Мөгезле терлек өчен агулы.

Ланцет яфраклы көтүче кубызы һәм кыяклы көтүче кубызы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006). [3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ktche-kubyzy