Лилия Мөхәммәтҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Мөхәммәтҗанова latin yazuında])
Лилия Мөхәммәтҗанова
Туган телдә исем Мөхәммәтҗанова Лилия Хатыйп кызы
Туган 9 гыйнвар 1973(1973-01-09) (51 яшь)
Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Түбән Ушмы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог, фольклорчы
Бүләк һәм премияләре Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты

 Лилия Мөхәммәтҗанова Викиҗыентыкта

Лилия Мөхәммәтҗанова, Мөхәммәтҗанова Лилия Хатыйп кызы (9 гыйнвар 1973 ел, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Түбән Ушмы) — педагог, филолог, публицист, фольклорчы, филология фәннәре докторы[1], Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми советы әгъзасы. Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты.[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Мөхәммәтҗанованың авторефератының беренче бите
Лилия Мөхәммәтҗанованың авторефераты
Лилия Мөхәммәтҗанова лекция вакытында

1973 елның 9 гыйнварында ТАССРның Мамадыш районы, Түбән Ушмы авылында туа. 1980 елда Түбән Ушмы авылының урта мәктәбенә укырга керә, аны 1990 елда алтын медаль белән тәмамлый. Шул ук елда ул вакытта Ульянов-Ленин исемен йөрткән Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарих һәм көнчыгыш телләре факультетына "Филология: татар теле һәм әдәбияты" белгечлеге буенча укырга керә, аны 1995 елда тәмамлый. 1996 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасының көндезге бүлегендә белем ала башлый. Аспирантураны 1999 елда тәмамлый һәм 2000 елда филология фәннәре докторы, профессор Фатих Ибраһим улы Урманче җитәкчелеге астында фольклористика белгечлеге буенча "Төрки халыклар иҗатында "Чура батыр дастаны" темасына кандидат диссертациясен яклый. 2015 елда РФ халыклары әдәбиятлары (татар әдәбияты) һәм фольклористика белгечлекләре буенча «Татарские книжные дастаны: история становления жанра и поэтика» темасына докторлык диссертациясен уңышлы яклый.[1]

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елда Казан шәһәренең 5нче татар гимназиясендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли башлый. 1997 елда Казанның 37нче санлы гимназиясенә эшләргә күченә. Анда 2003 елга кадәр директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып хезмәт итә. 2002 елдан алып 2004 елга кадәр Казан дәүләт педагогика университетында татар халык авыз иҗаты курсын укыта. 2000 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында халык иҗаты бүлегенең фәнни, ә 2016 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булып эшли. 2019 елдан татар телендә online һәм offline белем бирүче "Ачык Университет" проектында лектор булып тора.[2]

Лилия Мөхәммәтҗанова эшчәнлегенең төп өлкәсе булып фольклористика, әдәбият тарихы, татар һәм төрки эпосы тора. Үз эшләрендә ул татар халкының китап дастаннарын гомумтөрки дәвер белән чагыштыра, язмача таралган дастан эпосы проблемасын күтәрә, китап дастаннарын эпос жанрының бер төре буларак ачыклый. Ул дастаннарны ярымфольклор, ярымәдәби әсәрләр итеп карый, татар китап дастаны традицион-типик һәм индивидуаль иҗатның бердәмлеген берләштерә дигән фикерне алга сөрә.[3] Нәкъ шундый тикшеренүләр нигезендә ул үзенең диссертацияләрен дә яза.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монография:

  • Ибраһимова Л.Х. Төрки халыклар иҗатында “Чура батыр” дастаны. Казан: Фикер, 2002. 190 б.
  • “Татарский эпос: книжные дастаны. Казань: ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова АН РТ, 2014. 380 с.[2]
  • Татарская хитрость: мэзэки (народные шутки) / подготовили: доктор филологических наук Л. Х. Мухаметзянова, кандидат филологических наук И. И. Ямалтдинов. - Казань : Татарское книжное изд-во, 2020. - 318 с.

Мәкаләләр:

80 тирәсе мәкалә авторы.

  • Ибраһимова Л.Х. Халык иҗатында Чура батыр образы / Идель, 2000. № 9. С. 62 – 63.
  • Ил яшәве – җыр белән (Мамадыш районына комплекслы фәнни экспедиция нәтиҗәләре) /Мәдәни җомга. № 40 (945), 4 октябрь, 2013.
  • Ибраһимова Л.Х. Казан ханлыгы тарихында Чура батыр / Тел, әдәбият һәм халык иҗаты мәсьәләләре (аспирант эшләре җыентыгы). Казан: Фикер, 2000. С. 239 – 251.
  • Книжный дастан в творчестве казанских татар / 2011.[4]
  • Ибраһимова Л.Х. Татар китаби дастаннары мәсьәләсенә бер караш // Сборник материалов итоговых научных конференций молодых ученых и аспирантов Института истории им. Ш. Марджани АН РТ за 2001 – 2002 г. Казань: изд – во ИИ АНТ, 2002. 149 – 152 с.
  • Мөхәммәтҗанова Л.Х. (соавтор). Яшь буынны тәрбияләүдә халкыбызның хәрәкәтле уеннарын файдалану тәҗрибәсеннән / Традиционная культура народов Поволжья: материалы Всероссийской научно-практической конференции (11 – 13 февраля 2014 г.). Казань: Ихлас, 2014. С. 305 – 309.
  • Фольклор экспедициясенә теоретик һәм практик әзерлек һәм экспедициянең төп этаплары / Татарская фольклористика. Исследования молодых. Вып. 5. Казань: Ихлас, 2014. С.61 – 71.
  • Ибраһимова Л.Х. Татар халык авыз иҗаты. Устное народное творчество (на тат. языке). Программа. Казань: изд – во КДПУ, 2004. 34 б.
  • Книжные дастаны поволжских татар: проблема «границы» жанровых названий в народном творчестве / «Вестник Адыгейского Государственного университета» Сер. Филология и искусствоведение. Майкоп, 2012. Вып.1 (96). С. 60 – 65. һ.б.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайты
  3. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  4. eLIBRARY.RU - Мухаметзянова Лилия Хатиповна - Список публикаций
  5. Электронный каталог РНБ - Лилия Ибрагимова Хатиповна
  6. Электронный каталог РНБ - Лилия Мухаметзянова Хатиповна
  7. ИБРАГИМОВА ЛИЛИЯ ХАТИПОВНА ДАСТАН «ЧУРА БАТЫР» В ТВОРЧЕСТВЕ ТЮРКСКИХ НАРОДОВ 10.01.09 - Фольклористика

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]