Майн Рид
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Томас Майн Рид | |
| Тулы исеме | Thomas Mayne Reid |
|---|---|
| Һөнәре | язучы |
| Туу датасы | 4 апрель 1818 |
| Туу җире | Баллирони, Ирландия |
| Үлем датасы | 22 октябрь 1883 (65 яшь) |
| Үлем җире | Лондон, Бөекбритания |
То́мас Майн Рид (ингл. Thomas Mayne Reid; 1818 елның 4 апреле — 1883 елның 22 октябре) — инглиз язучысы, маҗаралы романнар авторы, балалар һәм яшь-үсмерләр өчен китаплар язучы.
Язучы Ирландиядә ирланд пасторы гаиләсендә туа. Белфастта белемне алып, 1840 елда ул АКШга китә. Журналист буларак 1846—1848 еллардагы Мексика сугышында катнаша.
1849 елда Майн Рид Төньяк Ирландиягә кайта. Анда яралангач, ул Лондонга килә, монда аның беренче романы «Ирекле укчылар» (ингл. The Rifle Rangers) чыга. 1853 елда язучы Элизабет Хайдка өйләнә.
Майн Рид дөньякүләм мәшһүр булган «Башсыз җайдак» (роман Яхъя Халитов тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителде) романы авторы.
Гомернең соңгы көннәрендә Майн Рид инвалидка әйләнә. Ул Лондонда 1883 елда вафат була.