Мансур Мифтахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансур Мифтахов latin yazuında])
Мансур Мифтахов
Туган 23 июль 1947(1947-07-23) (76 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Мансур Мифтахов (23 июль 1947 ел) — галим-химик. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1998), химия фәннәре докторы (1988), профессор (1991). Россия Федерациясенең (2007) һәм Башкортстан Республикасының (1994) атказанган фән эшлеклесе. Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты (1992).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мансур Сәһәрьяр улы Мифтахов 1947 елның 23 июлендә Башкорт АССРның Миякә районы Богдан авылында туа.

1965 елда Башкорт дәүләт университетының химия факультетына укырга керә һәм аны 1970 елда тәмамлый. 1972 елдан Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Органик химия институтында эшли.

1977 елда «Синтез и исследование некоторых пи-комплексов переходных металлов с кремнийсодержащими лигандами» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, 1988 елдаМәскәүдә Нечкә химик технологияләр дәүләт университетында «Синтез и исследование модифицированных эйкозаноидов» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1992 елда «Полный синтез эйкозаноидов. Разработка высокоэффективных простагландиновых препаратов» дигән хезмәт өчен М. С. Мифтахов коллегалары белән бергә Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә лаек була.

Мифтаховның гыйльми эшчәнлек даирәсе: түбән молекуляр биокөйләгечләр синтезы. Мифтахов тарафыннан табуы авыр булган табигый берләшмәләрне (нейраминидазаның карбоциклик ингибиторлары, яман шешкә тәэсир итүче эпотилон макролидлар, В гепатиты вирусына каршы торучы энтекавир карбонуклеозид) синтезлау ысуллары табыла, медицинада кулланыла торган яңа берләшмәләр эшләнә. Мифтахов катнашлыгында авыл хуҗалыгы малларының репродуктив системасын дәвалау өчен клатрапростин, эстуфалан кебек дарулар табыла һәм аларны Россиядә җитештерү үзләштерелә.

Галим укучылары арасында 4 фән докторы һәм 20-ләп фән кандидаты бар.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мансур Мифтахов — 320-ләп гыйльми хезмәт, шул исәптән 25 уйлап табу эше авторы.

    • Простагландины и их аналоги в репродукции животных и человека. Уфа. 1989. Соавторы: Толстиков Г. А., Лазарева Д. Н., Помойнецкий В. Д., Сидоров Н. Н.
    • Простаноиды LXI. Энантиодивергентный синтез (+)- и (-)-9,11-дидезокси-9,11-этаноаналогов 15-простагландинэндопероксида и их С диастереомеров. Ж. орг. химии, 1993, т.29, вып.6, с.1122-1137. Соавторы: Валеев Ф. А., Гайсина И. Н., Шитикова О. В., Султанмуратова В. Р., Толстиков Г. А.
    • Простаноиды LXVI. A priori постулированные «9-LO простаноиды». Ж. орг. химии, 1997, Т.33, вып. 1, с.58-64. Соавторы: Имаева Л. Р., Фатыхов А. А., Ахметвалеев Р. Р.
    • Новые би- и трициклические хиральные блоки для таксола из камфоры. Ж. орг. химии, 1999, т.35, вып. 7, с. 1020—1024. Соавторы: Гайсина И. Н., Тихонов О. В., Селезнева Н. К., Абутков А. В., Фатыхов А. А., Спирихин Л. В.
    • Морские простаноиды. Успехи химии, 1994, т.63, вып. 6, с. 543—555. Соавторы: Толстиков Г. А., Акбутина Ф. А., Адлер М. Э.
    • Обзорная статья: Новые хлорированные циклопентеноны из гексахлорциклопентадиена: получение, химические свойства и использование в направленном синтезе. Известия Академии наук, Серия химическая, 2001, № 9, 1417. Соавторы: Ахметвалеев Р. Р., Акбутина Ф. А., Иванова Н. А.
    • Simple synthetic protocol for the preparation of enantiomeric 3-oxabicyclo[3.3.0]oct-6-en-2-ones // Tetrahedron Assymetry, 2008, V.19, N.9, P. 1094—1099. Соавторы: Gimazetdinov A.M., Vostrikov N.S.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты (1992)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесее (1994)
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2007)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]