Молдо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Молдо latin yazuında])
Молдо
Кыргызстан почта маркасында Тоголок Молдо. 2010 ел

Молдо (кыргыз.Молдомулла сүзеннән) ― мулла, белемле кеше.

«Молдо» термины ― Октябрь инкыйлабына кадәр Кыргызстанда мөселман мәктәбендә (мәдрәсәдә) укыган һәм гарәп грамотасына ия булган, ягъни мөселман белеме алган ир-атларның исемнәренә состав өлеше (күбесенчә, шәхси исем алдыннан куела, шулай ук артыннан да куелырга мөмкин) буларак кушыла торган сүз [1].

"Молдо" исемен йөртү хокукын алган танылган затлар арасында түбәндәге кешеләр бар:

  • Тоголок Молдо(рус.) (чын исеме ― Байымбет Абдрахманов, 1860―1942) ― танылган кыргыз совет акыны һәм фольклор белгече [2]. Ул «Манас» эпосын һәм башка милли риваятьләрне башкару белән дан тоткан. Шулай ук ул шигырь формасындагы күп кенә әдәби әсәрләр авторы буларак билгеле [3].
  • Молдо Кылыч(рус.) (Шамыкан (Шамыркан) улы, 1866―1917) ― кыргыз шагыйре-импровизатор, язучы, композитор. Туган як табигате турында кыргыз телендә беренче басма китаплар ― «Чуй үзәне турында әкият», «Котырган елга», «Ала-Тоо» поэмалары авторы [4] [5].
  • Молдо Нияз(кыргыз) (Эрназар улы, 1823―1896) ― беренче кыргыз акыны-язучысы, аның әсәрләре безнең көннәргә кадәр кулъязмалар рәвешендә оригиналда килеп җиткән [6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Киргизско-русский словарь (Російська). 22.01.2017 тикшерелгән.
  2. Тоголок Молдо (ВАЙЫМБЕТ АБДРАХМАНОВ) (Російська). 22.01.2017 тикшерелгән.
  3. Тоголок Молдо: біографія та фото (Українська). 22.01.2017 тикшерелгән.
  4. МОЛДО КЫЛЫЧ (Російська) (04.02.2011). 22.01.2017 тикшерелгән.
  5. Килич, Молдо (1957) (in Російська). Антология киргизской поэзии. Москва: Государственное издание художественной литературы. pp. 143-149. 
  6. Молдо Нияз (Російська) (28.02.2013). 22.01.2017 тикшерелгән.