Мәрьям Кәримова
Мәрьям Кәримова | |
---|---|
Туган | 7 февраль 1935 Илтәй, Янгантауский сельсовет[d], Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 2015 Малаяз, Башкортстан, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | мәктәп укытучысы |
Кәримова Мәрьям Гатаулла кызы (1935 елның 7 февралендә Малаяз районы Илтәй авылында туган — 2015 елда вафат була) — укытучы, фирка һәм совет хезмәткәре[1].
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәрьям Гатаулла кызы Кәримова 1935 елның 7 февралендә БАССР-ның Малаяз (хәзерге — Салават) районы Илтәй авылында туган. Кызга 12 яшь булганда, әнисе вафат була. Дүрт бала, Мәрьям һәм өч ир туганы, ятим торып кала. Көнкүрештә бөтен хатын-кыз эшен аңа башкарырга туры килә[2].
Тырыш кыз бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга, мәктәптә дә яхшы укый.
1954 елда Белорет педагогия училищесында белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң, Курган өлкәсенә эшкә килә.
Тормыш һәм хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1963 елга кадәр Шадрин (хәзерге — Әлмән) районы Тәңрекүл (ba) мәктәбендә укыта. Директор урынбасары була, тормышка чыга.
Читтән торып Курган өлкәсендәге Шадрин педагогия институтында укый. Ике баласы дөньяга килә.
1963-1969 елларда Салават районы Илтәй мәктәбендә укытучы,
1969-1972 елларда — Илтәй мәктәбе директоры. КПСС ның Салават район комитетына агитация һәм пропаганда мөдире итеп эшкә чакыралар.
1973-1990 елларда — КПССның Салават район комитетының өченче секретаре.
2020 елның февралендә Салават районы җәмәгатьчелеге Мәрьям Гатаулла кызының 85 яшьлек юбилеен билгеләде[3].
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ике бала әнисе.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Фидакар хезмәт өчен. В. И. Ленинга 100 яшь тулу уңаеннан» юбилей медале
- «Хезмәт ветераны» медале
- КПСС Үзәк Комитеты, ССРБ Министрлар Советы, ВЦСПС, БАССР Югары Советы, ВЛКСМ, Тынычлыкны яклау Совет Комитетының Мактау Грамоталары[4].
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Илтәй
- Салават районының мактаулы гражданнары
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.(рус.)(Тикшерелгән 6 декабрь 2020)
- Хезмәт ветераны Кәримова М. Г. архив фонды
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Хеҙмәт ветераны Кәримова М. Ғ. архив фонды
- ↑ Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.
- ↑ Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.(рус.)(Тикшерелгән 6 декабрь 2020)
- ↑ Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.(рус.)(Тикшерелгән 6 декабрь 2020)