Мәскәү зоотехния университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәскәү зоотехния университеты latin yazuında])
Мәскәү зоотехния университеты
Нигезләнү датасы 1919
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Мәскәү

Мәскәү зоотехния институты (рус. Московский зоотехнический институт) — Русиядә 1920 елга кадәр белемле мал караучылар-агрономнар, 1929 елдан югары квалифкацияле зоотехниклар һәм ветеринарлар әрерләүче бердәнбер югары уку йорты.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 19 июнендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы «Нәселле терлекчелек турында» декрет кабул итә. Бу декрет нигезендә нәселле барлык маллар яшь Совет Республикасы милке дип игълан ителә. Шулай ук декрет терлекчелек хәләтен күтәрү, дәүләт нәселле хуҗалыкларын, токым үсентеләрен булдыру һәм зоотехния буенча гыйльми эш алып бару буенча планлы чараларга да башлангыч бирә. Бу чараларны бшкару өчен югары квалификацияле зоотехниклар кирәк була һәм 1919 елда (башка мәгълүматлар буенча 1920 елда)[1] Мәскәүдә Мәскәү югары зоотехния институты (МВЗИ) ачыла. 1920-1921 елларда оештыру комитеты рәисе, профессор М.М. Щепкин була.[2]

Студентлар саны аз булган Мәскәү зоотехника институты өч бинада урнашкан: бер өч катлы һәм ике катлы биналар< ... > Мәскәү институтының барлык биналары да бик бай җиһазланмаган. Әммә аның эчтәлеге, аның профессорлык башлангычы, уку курсының кызык программасы, якшы хуҗалык, күп югары уку йортлары булган Мәскәү кебек гаҗәеп мәдәни үзәк белән аралашу мөмкинлеге — былар барсы да институтны аеруча уңай хәлгә куйды. Бу хәлгә институт, Мәскәү авыл хуҗалыгы җәмгыяте янында урнашу да ярдәм итте, ул иң алдынгы авыл хуҗалыгы фәне, авыл хужалыгын алып баруның иң яхшы практикасы белән танышу мөмкинлеге бирде, җәмәгать утырышларында, даими рәвештә үткәрелә торган иң яхшы лекторлар — профессор Д.Н. Прянишников, профессор Фортунатов, Петровский кебек профессорларның лекцияләре белән танышу мөмкин булды. Кыскасы, мин талантлы оештыручы Маргарита Васильевна Фофанова оештырган ис киткес мәктәпкә эләктем.

1923 елда Мәскәү югары зоотехния институты Смоленск бульвары, 57 нче йорт адресы буенча урнашкан булган.[3]

1925 елда ветеринария факультеты ачыла, ә институт Мәскәү зоотехника институты (МЗИ) исемен ала.

1929 елда институт составына Казаннан күчерелгән, 1925 елда нигез салынган хәрби-ветеринария бүлеге керә.

1929 елда МЗИ составында Главпрофобр (Главное управление профессионального образования) карамагында ике факультет — зоотехника һәм ветеринария ачыла.[4].

1930 елда, Халык комитеты комиссарлары карары нигезендә, Мәскәү зоотехния институты үзгәртеп корыла, аның нигезендә 4 махсус институт төзелә: атчылык, эре мөгезле терлекчелек, сарыкчылык һәм зооветеринария институтлары.

1930 елда Мәскәү зоотехния институты соңгы зоотехникларны әзерләп чыгара.

Җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М. М. Щепкин, (1919(20)-1921)
  • Н. А. Михин (1921-1922)
  • М. В. Фофонов (Фофанова)(1922-1925)[5]
  • В. Н. Соколов[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]