Наталья Карпович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Карпович latin yazuında])
Наталья Карпович
Туган 19 сентябрь 1972(1972-09-19) (51 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты, Русия дәүләт педагогика университеты[d] һәм Русия дәүләт хезмәте академиясе[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Наталья Карпович Викиҗыентыкта

Карпович Наталья Николаевна (1972 елның 19 сентябре) — Россия спортчысы һәм җәмәгать эшлеклесе. Бокс буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчесе. Бишенче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары (2007—2011)[1].

Өч китап авторы: «Чернобыль. Страницы жизни и любви», «Бокс глазами женщины» һәм «Мой путь в президенты».

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталья Карпович 1972 елның 19 сентябрендә туа. 1990 елда Кызыл диплом белән Индустриаль-педагогика техникумын, 1995 елда А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетын, 1998 елда Санкт-Петербург дәүләт университетын, 2009 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый[2].

Мәктәптә укытучы, аннан телохранитель, аннары «Союз-Чернобыль» иҗтимагый оешмасы юристы булып эшли. 2006—2007 елларда «"Спортика" сәламәт кешене системалы әзерләү үзәге» ҖЧҖ директоры.

2007—2011 елларда «Бердәм Россия» партиясе исемлеге составында бишенче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты. Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары.

«Балачакны яклау» хәйрия фонды президенты һәм «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе[3]. Санкт-Петербургның «100 ТВ»да «Отражение» программасын алып баручы булып эшләгән, 2014 елда Санкт-Петербург губернаторы сайлауларында ышанычлы зат булган[4].

2018 елда Президент сайлауларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә кергән. Мәскәү сайлау штабы рәистәше була[5][6].

2016—2019 елларда икенче составтагы Мәскәү шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы. Мәскәү кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.

Бокс буенча Россия чемпионатлары призёры һәм җиңүчесе. Берничә тапкыр дөнья һәм Европа чемпионатлары призёры һәм җиңүчесе. 2000 елда 71 кг га кадәр авырлык категориясендә Россия чемпионатының көмеш призёры була. 2002 елда бокс буенча беренче хатын-кызлар дөнья чемпионатының көмеш медаленә ия була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный сайт Государственной Думы РФ
  2. Председатель РОО «Объединение многодетных семей города Москвы»
  3. БФ Защита Детства ОГРН
  4. РОО «ОМСМ» (рус.), РОО ОМСМ (2015-04-04). 21 февраль 2018 тикшерелде.
  5. Российская газета — Поддержка с плюсом
  6. Сайт кандидата в Президенты В. Путина

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]