Нәгыть

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәгыть latin yazuında])

Нәгыть яки нәгът-и шәрифКөнчыгыш шигъриятендә Мөхәммәд пәйгамбәрне мактап язылган шигырь, пәйгамбәрнең эчке һәм тышкы барлыгын шигырь белән язарга омтылыш.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарәп әдәбиятында хәзрәти Хәсән, Кәгъб Ибн-ү Зөхәйр, фарсы әдәбиятында Сәгъди (1205—1292), Урфи, Җәлаләтдин Руми (1207—1273), Фөзүли, төрки әдәбиятта Нәби, Шәйх Галиб, Госман Шәмс һ. б. әдипләрнең нәгът-и шәриф язулары билгеле.

Мөхәммәд пәйгамбәрне мактап, нәгыть кебек әсәр язу эшенә иң сәләтле каләм ияләре генә алынган. Элек халык арасында гаять популяр булган әлеге төр әсәрләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең «Аллаһ тарафыннан сайлап алынуы, бу дөньяны аның өчен яратуы» турында әйтелә.

Мөхәммәд пәйгамбәрне олылап, мактап, мөселманнар салат-салават әйтәләр. Аларда шулай ук пәйгамбәрнең башыннан кичкәннәрне, тормыш юлын сөйләү дә еш кулланылган:

Атаң-анаң вафаты сәне ятим калдырды,
Сәне Аллаһ үстерде, йә Мөхәммәд Мостафа.

Эпитетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнчыгыш шигъриятендә Мөхәммәд пәйгамбәр өчен кулланылган кайбер эпитетлар:

  • Рәсүл, Рәсүллуллаһ — илче, Аллаһ тарафынан илаһи китап белән, илаһи миссия белән кешеләргә җибәрелгән пәйгамбәр.
  • Хәбибуллаһ — сөекле, сөелгән (Аллаһның иң сөекле колы).
  • Хәлиуллаһ — чын, самими дус (Аллаһның иң тугъры һәм самими дусты).
  • Нәбиуллаһ — Аллаһы тарафыннан колларына илаһи хөкемнәрен аңлату вазыйфасы йөкләнгән кеше.
  • Хәйрүл-халкиллаһ — хәерле (Аллаһы барлыкка китергән адәмнәрнең иң хәерлесе, бөеге). .
  • Шәфигу-л-мөзнибин — өммәтенең гөнаһларына шәфәгать күрсәтүче һ. б.

Татар әдәбиятында нәгыть жанры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фольклор әсәрләрендә (бигрәк тә, мөнәҗәтләрдә) нәгытькә мисаллар күп.

« Йә рәсүлем Мөхәммәт,

Кыйлдың галәмгә рәхәт.
Чиктең дөньяда зәхмәт,

Өммәтең өчен, Мостафа.
«Йә рәсүлем» (мөнәҗәт)
»

Нәгыть жанрының татар әдәбиятында уңышлы үрнәге итеп Әбелмәних Каргалыйның (17821826?) «Мәдхе рәсүл» әсәрен күрсәтергә мөмкин. Шагыйрь әлеге әсәрендә пәйгамбәрнең кеше буларак күркәм сыйфатларына соклана. Пәйгамбәрне мактар өчен шагыйрь «Сөрүре галәм» (галәм сөенече), «хәбибе хәбрия» (Аллаһның сөеклесе), «зи сәгадәт» (искиткеч зур бәхетле) эпитетларын кулланган. Рәсүлнең кешелек өчен эшләгән иң зур эшләренең берсе — халыкны әдәпкә өйрәтүе, ди:

« Сәндин үгрәнде әдәб гыйльмен каму халкы җиһан,
Зирә сәнсен, дәр хакыйкать мәгъдәне хилме-хәя !
Әбелмәних Каргалый. «Мәдхе рәсүл»
»

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Миннегулов Х., Садретдинов Ш. XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре. Казан: Казан университеты нәшрияты, 1982.
  2. Хан кызы: мөнәҗәтләр (төзүчесе Җ. Г. Зәйнуллин). Казан: «Мәгариф», 1994.
  3. Сибгатуллина Ә. Татар дини-суфи әдәбияты. Казан: Казан университеты басмаханәсе, 2013. ISBN 978-5-00019-048-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]