Мөнәҗәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Мөнәҗәт (гарәпчәдән) — Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини–интим эчтәлекле әсәр. Аның асылында ягызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.

Мөнәҗәт — иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог ул. Биредә Аллаһ, изге затлар, гадәттә, максималь югарылыкка куелып тасвирлана, ә лирик герой, киресенчә, кечәрәйтелә.

Мөнәҗәт текстларын 4 төркемгә бүлеп анализларга мөмкин:

  1. Дини-фәлсәфи мөнәҗәтләр
  2. Туган ил турында
  3. Ана һәм бала мөнәсәбәтләре турында
  4. Яшәү һәм үлем турында

Мөнәҗәт суфыйчылык шигъриятендә еш очрый. Гомумтөрки шагыйрьләреннән Хәрәзми, Өмми Камал, Мәүлә Колый, Габдерәхим Утыз Имәни һәм башкалар бу жанрны кулланганнар.

Гадәттә мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар.