Озан Туфан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озан Туфан latin yazuında])
Озан Туфан
Туган телдә исем төр. Ozan Tufan
Туган 23 март 1995(1995-03-23)[1] (29 яшь)
Орханели, Бурса[d], Төркия[2]
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Фенербахче[d], Бурсаспор[d], Төркия милли 17 яшькә кадәрге яшьләр футбол җыелмасы[d], Юношеская сборная Турции по футболу (до 19 лет)[d], Төркиянең милли футбол җыелмасы, Төркия милли 18 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d] һәм Һалл Сити[d]

 Озан Туфан Викиҗыентыкта

Озан Туфан (төр. Ozan Tufan; 1995 елның 23 марты, Орханели, Төркия) — төрек футболчысы, «Фенербахче» клубы һәм Төркия җыелма командасы ярымсакчысы. 2016 елгы Европа чемпионатында катнашучы.

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия җыелма командасы белән уен вакытында, 2016 ел

Туфан Төркиянең «Бурсаспор» клубы тәрбияләнүчесе. 2012 елның 19 маенда «Генчлербирлиги»га каршы матчта Озан төрек Суперлигасында дебют ясый[3]. 2014 елның 7 декабрендә «Касымпаша»га каршы көрәштә ул «Бурсаспор» өчен беренче голын кертә[4].

2015 елның җәендә Туфан «Фенербахчы»га күчә. 23 августта ул «Ризеспор»га каршы матчта яңа клуб өчен дебют ясый[5]. 2016 елның 28 августында «Кайсериспор»га каршы көрәштә Озан «Фенербахче» өчен беренче голын кертә[6].

Халыкара карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда Төркия яшүсмерләр җыелма командасы составында Туфан Литвада узган Европа яшүсмерләр чемпионатында катнаша. Турнирда ул Сербия[7], Франция[8] һәм Грузия[9] командаларына каршы матчларда уйный.

2014 елның 25 маенда Ирландия җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта Туфан Төркия җыелма командасы өчен дебют ясый[10]. 3 сентябрь көнне Дания җыелма командасына каршы көрәштә Озан ил командасы өчен беренче голын кертә[11].

2016 елның җәендә Туфан Франциядә узган Европа чемпионатында катнаша. Турнирда ул Хорватия[12], Испания[13] һәм Чехия[14] командаларына каршы матчларда уйный. Чехларга каршы көрәштә Озан гол кертә.

Төркия җыелма командасы өчен голлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дата Урын Көндәш Исәп Нәтиҗә Ярыш
1. 9 сентябрь 2014 ТРЕ-ФОР Парк, Оденсе, Дания Дания Дания 1:2 1:2 Иптәшләрчә матч
2. 21 июнь 2016 Боллард-Делелис, Ланс, Франция Чехия Чехия 0:2 0:2 Аурупа чемпионаты 2016
3. 6 октябрь 2016 Торку Арена, Конья, Төркия Украина Украина 1:2 2:2 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе
4. 11 июнь 2017 Лоро Боричи, Шкодер, Албания Косово байрагы Косово 1:4 1:4 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе
5. 7 сентябрь 2019 Водафон Паркы, Истанбул, Төркия Андорра байрагы Андорра 1:0 1:0 Аурупа чемпионаты 2016
6. 7 октябрь 2020 Рейн Энерги, Кёльн, Алмания Германия Алмания 1:1 3:3 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе
7. 14 октябрь 2020 Тюрк Телеком Арена, Истанбул, Төркия Сербия Сербия 2:2 2:2 Дөнья чемпионаты 2018 квалификациясе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]