Отто Розен (1778)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Отто Розен (1778) latin yazuında])
Отто Розен
Туган 3 июль 1778(1778-07-03)
Киикла, Везенберг өязе[d], Ревельская губерния[d], Россия империясе
Үлгән 1828
Казан, Россия империясе
Һөнәре офицер
Җефет Анна-Христина фон-Гельвиг[d]
Балалар Каролина фон Розен[d]
Ата-ана
Кардәшләр Фёдор Фёдорович фон Розен[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Дүртенче коалиция сугышы[d]
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

Барон Отто Федорович Розен (1778 — 12 апрель 1828) — 1826-1828 елларда Казан губернасы губернаторы, хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розен Отто Федорович — алпавыт, вице-полковник һәм Кийкланың дәүләт киңәшчесе Фридрих Густав фон Розен (1740—1817) һәм аның Софь-Елена Дерфельден гаиләсендә туа.

1812 елгы Ватан сугышында катнашкан һәм майор булып отставкага чыккан.

1818 елда ул Эстляндиянең обер-ландгерихтендә риттершафт-гауптман, ә аннары Эстляндия губернасы дворянлыгы җитәкчесе була. Аңа Киска һәм Ватла  дворян утарлары караган.

1826 елның 1 маенда Казан гражданлык губернаторы итеп билгеләнә, Казанга килгәч тә, аңа Казан уку округының элеккеге попечителе М. Л. Магницкий белән көрәшкә керешергә туры килә, ул Казанда яшәп, барон Розенга Санкт-Петербургка донослар яза, әмма тиздән Магницкий Ревельга сөрелә.

Казанда барон Розен ике елдан да азрак яши һәм 1828 елның 12 апрелендә вафат була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абыйсы - Фёдор Фёдорович (Фридрих Георг Отто фон Розен) - генерал-лейтенант, Наполеон белән сугышларда батырлык күрсәтә.

Хатыны — Анна-Христина фон-Гельвиг. Никахта бердәнбер кыз туа:

Каролина Софи Луиза фон Розен (1799—1878), Виртс, Мытсу, Паатсалу, Илусте һәм Нехату утарлары мирасчысы, Б.В. Икскульнең улы Якоб Иоганн Карл фон Икскульгә кияүгә чыга.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1818 елның 19 августында 3 нче дәрәҗә Изге Владимир ордены ала.

Андреев тасмасында «1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә» көмеш медале белән бүләкләнә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Розен фон, Фёдор Фёдорович

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Русский биографический словарь : в 25-ти томах. Розен, Отто Федорович (Казанский губернатор)
  • Барон А. Е. Розен, Очерк фамильной истории рода баронов Розен, СПб. 1876, стр. 69; Князь П. В. Долгоруков, Российская родословная книга, т. III, стр. 390, № 119; Архив Капитула орденов (дата смерти); В. И. Панаев, Воспоминания («Вестн. Европы» 1867, т. IV, с. 120); Н. И. Загоскин, История Имп. Казанского Университета, т. IV, Каз. 1906; «Русск. Стар.», т. XXXIV, стр. 636 и т. XL, стр. 360.