Портал:Габдулла Тукай/Яхшы мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай/Яхшы мәкалә latin yazuında])

«Шүрәле» поэмасыГабдулла Тукайның 1907 елда язылган, бик популяр әкият-поэмасы. Ул Шүрәле турындагы татар халык риваятенә нигезләнгән.

Поэма беренче тапкыр «3 нче дәфтәрдә» (1907) басылган. Әсәрнең ахырында Тукай түбәндәге юлларны язып өстәгән: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән яздым. Өмид юк түгел әле: бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнәр чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны – һәммәсен тәрсим кыйлып чыгарырлар. Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгу файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрем. Гъ.Т.»

Әкият-поэма аерым китап булып күп тапкыр нәшер ителә. Фәрит Яруллин поэмага нигезләнеп, «Шүрәле» балетын иҗат итә.