Портал:Диннәр/Шәхес
Муса пәйгамбәр (гарәп. موسى, Муса, яһүд. מֹשֶׁה, Моше) - ислам, яһүдилек һәм христианлык диннәрендә пәйгамбәр буларак саналган шәхес. Якынча б.э.к. XIII гасырда яшәгән. Борынгы еврей теленнән тәрҗемә иткәндә Муса исеме судан коткарылган мәгънәсенә туры килә.