Портал:Уфа/Төп мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа/Төп мәкалә latin yazuında])

Уфа (баш. Өфө) – Башкортстан республикасының башкаласы, Караидел белән Дим елгаларның Агыйдел елгасына кушыла торган урынында урнашкан. 1574 елның яз башында Агыйдел елгасы белән Каридел елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май майданына туры килә. Аның майданы 1,2 һектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.

1586 елдан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой Иван Грозныйның хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Марияның дусты була. Беренче воеводаның исем-шәрифләрен Михаил Ногай дип тә аңлаталар.(дәвамы)