Портал:Цитология һәм молекуляр биология/Кереш сүз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цитология һәм молекуляр биология/Кереш сүз latin yazuında])

Цитоло́гия (грек. κύτος — «күзәнәк» һәм грек. λόγος — «уку», «фән»)биологиянең бер өлеше, тере кәзәнәкләрне, аларның органоидларын, төзелешен, функцияләрен, кәзәнәкнең үрчә процессын өйрәнүче фән. Бүгенге татар телендә күзәнәк фәне һәм кәзәнәк яки күзәнәкләр биологиясе терминнары шул ук төшенчәне билгели (инг. Cell Biology).

Молекуляр биология — биологик эшчәнлегенең молекуляр нигезе белән эш итүче биология тармагы; биология һәм химияның башка күп өлкәләре, аеруча генетика һәм биохимия белән кисешә. Молекуляр биологияның төп мәсьәләләре күзәнәкнең системалары, аеруча төрле ДНК, РНК һәм аксым биосинтезы арасындагы мөнәссәбәтләрне һәм аларның идарә ителүен аңлауда.