Провансаль теле
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Провансаль теле | |
|---|---|
| Илләр: | Франция, Италия, Испания, Монако
|
| Тел гаиләсе: | Һинд-аурупа телләре |
| Язу: | латин әлифбасы |
| Тел кодлары | |
| ISO 639-1 | oc |
| ISO 639-2 | oci |
| Проект:Телләр | |
Провансаль теле яки окситан теле (үзатамасы Occitan, Lenga d'òc) — Франция көньягында һәм Испания, Италия җирләрендә таралган тел. Һинд-аурупа телләренең Роман төркеменә карый, шушы төркемдә каталан теле белән бергә окситан-роман төркемчәсен хасил итә.
Гомуми сөйләшүчеләр саны — якынча 2 миллион кеше.
Урта гасырларда провансаль телендә бай әдәбият тудырылган. X гасырдан әдәби тел бар. Ул шулай ук канун чыгару һәм мәхкәмәләр өлкәсендә еш кулланылган. Бөек француз инкыйлабыннан соң Франциядә милли телләрне кысрыклау сәясәте башлана, провансаль теле әкренләп көнкүреш аралашу теленә әйләнә.
Провансаль теле географик яктан 3 диалектка бүленә:
- төньяк окситан диалекты;
- урта окситан диалекты;
- гаскон диалекты;
[үзгәртү] Шулай ук карагыз
[үзгәртү] Сылтамалар