Равил Халиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Халиков latin yazuında])
Равил Халиков
Туган телдә исем Равил Зәкәрия улы Халиков
Туган 23 февраль 1969(1969-02-23) (55 яшь)
СССР, РСФСР, Мордва АССР , Ромоданово районы, Азюрка
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре юрист, прокурор
Бүләк һәм премияләре Донецк Халык Республикасы Каһарманы

Равил Халиков, Равил Зәкәрия улы Халиков (рус. Равиль Закариевич Халиков, укр. Равiль Закарiйович Халiков; 1969 елның 23 феврале, СССР, РСФСР, Мордва АССР, Ромоданово районы, Азюрка) ― россияле юрист, прокурор, Донецк Халык Республикасының Генераль прокуроры (2014), беренче вице-премьеры (2014―2017). 2-нче класслы юрист (прокуратура; 1995); икътисад фәннәре кандидаты (2006), РФ Дәүләт гражданлык хезмәтенең 1-нче класслы киңәшчесе (2010). Профессор (2012), РФ Югары һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре (2012). Донецк Халык Республикасының Каһарманы (2017). Әфганстанда (1987–1989), Чечняда (1995; 2000), Донбасста хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 23 февралендә Мордва АССР Ромоданово (1963 елга кадәр Ләмбрә) районы Азюрка авылында туган. Әнисе Сания Исхак кызы, бертуганнары Фәрит һәм Фаил[1]. 1987 елда Чиләбе юридик техникумын (хәзерге Көньяк Урал күп профильле көллияте) тәмамлый һәм Әфганстанга интернациональ бурычын үтәргә китә (Һава-десант гаскәрләре майоры).

Армиядән соң Н. П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә (1994 елда тәмамлаган). Соңгы курсларда укыганда, аңа республика прокуратурасында эш тәкъдим итәләр. Халиков Мордовия Республикасы прокуратурасының аеруча мөһим эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе булып эшли[2].

Беренче чечен сугышы вакытында Чечня буенча Кавказ―төбәк прокуратурасының тикшерү-прокурор төркемен җитәкли.

1997 елның июненнән ― Мәскәү транспорт прокуратурасы бүлеге прокуроры.

Икенче чечен сугышы вакытында контракт буенча парашют-десант взводы командиры булып хезмәт итә. Төньяк Кавказда конституцион тәртип урнаштыруда катнашканы өчен дәүләт бүләкләренә: Батырлык ордены[d] һәм 16 медальгә ия була.

2001 елның декабреннән Мәскәүдә Росимущество территориаль идарәсе бүлекләренең берсен җитәкли.

2002 елда РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый, «дәүләт идарәсе һәм милли куркынычсызлык программасы» буенча һөнәри яңадан әзерлек үтә.

2006 елда икътисад фәннәре кандидаты, 2012 елда профессор була. Мәскәү югары уку йортларында укыта. Инвестиция өлкәсе җитәкче хезмәткәрләрен һәм белгечләрен һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификациясен арттыру дәүләт академиясендә һәм Югары икътисад мәктәбендә «Һөнәри белем бирү теориясе һәм методологиясе» кафедрасы мөдире була.

2014 ел башында Равил Халиков үз хисабына отпуск ала һәм Кырымга оча. Кырым халык ополчениесе разведвзводы командиры була. РФ Хөкүмәтенең «Кырымны саклаган өчен» медале[d] һәм РФ Оборона министрлыгының «Кырымны кайтарган өчен» медале[d] белән бүләкләнә.

2014 елның май башында үз теләге белән Донецкига китә һәм разведрота командиры итеп билгеләнә. Берничә хәрби операцияләрдән соң, бүләккә тәкъдим ителә.

2014 елның маенда Донецк Халык Республикасының Генераль прокуроры вазыйфасына билгеләнә. ДХР Югары Советының 2014 елның 26 маендагы 7-3К номерлы «ДХР Генераль прокурорына класс чины һәм хәрби исем бирү турында» карары белән Р. З. Халиковка «гамәлдәге дәүләт юстиция киңәшчесе ― армия генералы» дәрәҗәсе бирелә[3].

2014 елның сентябрендә ДХР Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнә (хокук саклау органнары белән эшләү буенча беренче вице-премьер), аның карамагында ДХРның бөтен көч блогы була. 2017 елның 28 июлендә отставкага китә.

Генераль прокурор вазыйфасында, аерым алганда, олигарх Ринат Әхмәтовка карата җинаять эше кузгатуы белән аерыла[4].

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Мәскәү бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе.

Украина Генераль прокуратурасы Халиковка каршы «террорлык оешмасы булдыру факты буенча» җинаять эше кузгаткан. Донецк Халык Республикасының Генераль прокуроры (2014), беренче вице-премьеры (2014–2017) буларак, 2014 елның 9 ноябреннән Европа Берлеге Советының [5], 2015 елның 17 февраленнән Канаданың [6] санкцияләре исемлегенә кертелгән[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 ― РФ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре
  • 2017 ― Донецк Халык Республикасы Каһарманы[d]ДХР азатлыгы, бәйсезлеге һәм чәчәк атуы хакына батырлык күрсәтү белән бәйле дәүләт һәм халык алдындагы казанышлары өчен [8]

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бөтенроссия таэквондо федерациясе вице-президенты; кара билбау иясе.
  • Мәскәү шәһәренең һәм Мәскәү өлкәсенең «Мордва якташлыгы» иҗтимагый оешмасын оештыручыларның берсе (2011 елның феврале) һәм Совет рәисе урынбасары.

Хөрмәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саранск шәһәрендә Р. З. Халиков исемендәге тхэквондо (Халыкара тхэквондо федерациясе) буенча республика турниры уздырыла[9].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, өч кызы бар.
Татар һәм немец телләрен белә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]