Рафаэль Амантаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Амантаев latin yazuında])
Рафаэль Амантаев
Туган 19 октябрь 1962(1962-10-19)[1] (61 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре биюче

Амантаев Рафаэль Альберт улы (19 октябрь 1962 ел) — биюче. Башкортстан Республикасының халык артисты (1997). Шагыйрь һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафаэль Альберт улы Амантаев 1962 елның 19 октябрендә Башкорт АССРның башкаласы Уфада туган.

Кече яшьтән ук бию сәнгатенә гашыйк була. Башкорт дәүләт филармониясенең Хореография студиясен тәмамлый. 19801990 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә балет артисты; 19901991 елларда «Восток» концерт коллективында балет артисты; 19911992елларда «Муенса» концерт коллективында балет артисты; 1992 елданФәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле солисты. Үзенчәлекле биюче. Дөньяның бик күп кыйтгаларында башкорт биюләрен биегән артист ул.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафаэль Альберт улында башкару виртуозлыгы ачык образлылык («Андалузия кичләре» — «Андалузские вечера», «Кияү» — «Жених») белән уңышлы берләшә. Бөтенрусия ялгыз халык биюләрен башкаручылар конкурсы лауреаты (Самар каласы, 1993).

45 яше дә тулмаган Амантаев лаеклы ялга чыккач, яңа һөнәр үзләштерә, төрле бизәкләр, чулпылар, кәмәр-каешлар ясый башлый. Рафаэль берничә ел рәттән ансамбльдәге биючеләргә милли бизәкләр, кәмәр-каешлар җитештерә. Ул җитештергән әйберләргә сораулар арта. Амантаев, шәхси исәп ачып, үзенең остаханәсен булдыра. Бүген аның «Амантай» иҗат үзәге уңышлы эшли. Билбау каптырмасы, алка-чулпылар, иске чалгы кисәгеннән эшләнгән нәкъ борынгыча агач саплы башкорт пычак-хәнҗәре, бакыр беләзек - барысы да Рафаэль Амантаевның кулында зәвыклы, камил төс ала. Амантаев бүген башкортның милли яу-аучылык коралы булган җәяне тергезү өстендә актив шөгыльләнә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]