Риза Мәһәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Риза Мәһәдиев latin yazuında])
Риза Мәһәдиев
Туган 13 март 1972(1972-03-13)
Ибрай, Макаровский сельсовет[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 12 гыйнвар 2021(2021-01-12)[1] (48 яшь)
Салават, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр

Мәһәдиев Риза Рафаил улы (13 март 1972 ел12 гыйнвар 2021 ел) — театр актеры, эстрада җырчысы. 1993-2020 елларда Салават башкорт дәүләт драма театры актеры. Башкортстан Республикасының халык артисты (2010).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риза Рафаил улы Мәһәдиев[2] 1972 елның 13 мартында Башкорт АССР-ының Ишембай районы Ибрай авылында туган.

«Хатыннар боласы» спекталендә Риза Мәһәдиев Йомабай ролендә, 2004

1993 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый һәм шул вакыттан алып Салават башкорт дәүләт драма театрында эшли.

Риза Мәһәдиев — төрле жанрларда да бердәй уңышлы иҗат итүче сәхнә остасы. Ул — башкорт халык һәм эстрада җырларын башкаручы. «Актер җыры — 94» конкурсы дипломанты. «Дуслык моңы — 2002» бәйгесе лауреаты.

2000 елдан бирле театрның профсоюз комитетын җитәкли. Шәһәр һәм республиканың барлык иҗтимагый, мәдәни чаралары ансыз үтми.

2014 елда Гөлчәчәк Шәрипова белән «Галиябану. Мәхәббәт турында легенда» милли кинофильмында татар халкының гына мәхәббәт гимны булып калмыйча, башкорт халыкының да мәхәббәт гимны булган төп җырны башкара[3].

Риза Мәһәдиев 2021 елның 12 гыйнварында Салават шәһәрендә авырудан вафат була[4].

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2010)
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2003)
  • Елның иң яхшы актеры (2003)
  • Башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның Фәридә Кудашева исемендәге «Дуслык моңы» халыкара конкурсы лауреаты (Нефтекама, 2002)
  • «УАктер җыры—1994» конкурсы дипломанты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]