Ринат Гыйззәтуллин (1949)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Гыйззәтуллин (1949) latin yazuında])
Ринат Гыйззәтуллин
Туган 19 март 1949(1949-03-19) (75 яшь)
Эстәрлебаш, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 РСФСР
Һөнәре зоотехник, галим
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]

Гыйззәтуллин Ринат Сәхи улы (19 март 1949 ел) — галим-зоотехник., югары мәктәп укытучысы. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2005). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2010).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ринат Сәхи улы Гыйззәтуллин 1949 елның 19 мартында БАССРның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туган.

1976 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм шунда ук өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый.

1985 елдан Башкортстан терлекчелек һәм азык җитештерү фәнни-тикшеренү һәм проектлау-технологик институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1990 елдан шул ук институтта — бүлек мөдире.

1995 елдан Башкорт дәүләт аграр университетында эшли (бу елларда ул икенче урыннарда да эшләп ала): 2000 елга кадәр терлекчелек продуктлары җитештерү технологияләр кафедра мөдире, 2007 елдан — бүлек мөдире, 2009 елдан — укыта.

2001 елдан белән «Башптицепром» ДУАХП‑ның бүлек мөдире.

2004 елдан — «Идел-Урал агросәнәгать компаниясе» ЯСЙ‑ның баш технологы.

2005—2006 елларда Россия аграр университетында — К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә укыта.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ринат Сәхи улы Гыйззәтуллинның фәнни хезмәтләре асрау технологияләре, ашату рационнары, токым сыйфатын авыл хуҗалыгы малларының продуктлылыгына йогынтысын һәм малчылыкта экология җәһәтеннән таза продукция алу мөмкинлеген өйрәнүгә багышланган.

100‑дән артык фәнни хезмәт авторы[1].

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Повышение полноценности рациона молодняка крупного рогатого скота. Уфа, 1999.
    • Интенсификация производства экологически безопасной говядины. М., 2005.
    • Ресурсосберегающая технология разведения мясного скота и производства говядины. Уфа, 2013 (автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2010).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ғиззәтуллин Ринат Сәхи улы архив күчермәсе, archived from the original on 2019-12-24, retrieved 2021-11-28 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]